10 февраль 2016 яңалыклары
-
Азнакай нефтьчеләренә яңа йорттан ачкычлар тапшырылды
Бүген Азнакайның көнчыгыш микрорайонында социаль ипотека программасы буенча нефть тармагында эшләүчеләргә атап төзелгән 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Беречеләрдән булып фатир ачкычларын "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләре алды. Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Вәлиев катнаштылар. Әлеге хакта тулырак...
-
«Ел укытучысы- 2016» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде
Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларның эш тәҗрибәләрен тарату, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатларында «Ел укытучысы» бәйгесе үткәрелә. Аның муниципаль этабында районыбыздан 16 укытучы катнашты. Беренче турда шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында алар ачык дәрес күрсәттеләр. Аннан мәгълүмати-методик бүлектә мастер-класс узды. «Ел укытучысы-2016» бәйгесендә беренче урынга Урманай мәктәбеннән Эльвира Ихсанова...
-
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда фән эшлекләре очрашты
Төбәкне өйрәнү музеенда районыбызның фән эшлекләре белән очрашу узды. Техник фәннәр кандидатлары Наҗәт Нәгыймов, Расих Фәйзуллин, юридик фәннәр кандидаты Йосып Сәхапов, культурология фәне кандидаты Гөлсем Кәрамова, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мирфаяз Солтанов шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбе укучыларын үз хезмәтләре белән таныштырдылар, ачышлар өчен тирәнтен белем алырга кирәклеге хакында әйттеләр....
-
Азнакайда җәяүлеләр өчен юлны салкын пластик белән буярга булдылар
Бүгенге икътисади хәл торышы каешны тагын да ныграк будыра, ягъни һәр тармакта, һәр нәрсәдә сакчыл булуны таләп итә. Шәһәрнең яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесендә дә моны яхшы аңлап эш итәләр. Узган ел җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу юлларын сезон эчендә 4-5әр тапкыр буярга туры килгән, быел исә бу...
-
Данир Сабировка операция ясаганнар
Данир Сабировның хәле кисәк кенә шушы көннәрдә начарлана. Концерт программасы белән чираттагы гастрольгә Актанышка барган чакта җырчының хәле начараеп китә. Соңыннан Мамадышта аңа аппендицитка операция ясыйлар. Артистның 14 февральгә хәтле планлаштырылган концертлары мартка кичерелә. Фото: http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/9354-operatsiya-kicherg%D3%99n-danir-sabirovnyi%D2%A3-h%D3%99len-belerg%D3%99-hastahan%D3%99g%D3%99-televidenie-kilg%D3%99n-%20foto.html
-
Район һәм авыл җитәкчеләре халык алдында хисап тоталар
Авылларда район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары дәвам итә. Узган атнада шундый җыеннар Кәкре Елга авылында, бу атнада исә Мәлбагыш, Сарлы, Бирючевка авылларында узды. Җирлекләрдә юлларны төзекләндерү, экология, халыкның көнкүреш шартларын яхшырту һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар булган.
-
Яңа төрле камералар сакка баскан
Интернет челтәрендә бу көннәрдә менә шундый яңалык йөри. Дөрес булса, бу яңа төр камералар машина тизлеген генә түгел, хәтта йөртүченең ремень такмаганын һәм телефоннан сөйләшеп баруын да төшерә икән. Юлларда сак йөрегез, дуслар!
-
Кар бетләре шәһәрне баскан
Аномаль җылы һава торышы аркасында шаккатмалы вакыйга булган. Тула өлкәсендә яшәүчеләр кар көртләре өстендә кар бетләрен күреп хәйран кала. Бөтен урам коллебола дигән бетләр белән тулган. Алар туфракта яши, әмма җылы һава торышы аркасында өскә калыккан. Бетләр 15-20 сантиметрга сикерә ала, бик тиз үрчиләр. Хәзер алар белән җирле прокуратура һәм...
-
Азнакайда музыкаль балалар үсә
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбендә фәннәр атналыгы кысаларында «Музыкаль инструментлар» дип аталган чара үтте. Биредәге «Сандугач» кашыкчылар ансамбле чыгышы көчле алкышларга күмелде. Бу коллектив төрле дәрәҗәдәге конкурсларда даими рәвештә призлы урыннар яулый. Кунакка Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары да килде. Ангелина Ковальчук скрипкада, Ильяс Салахиев баянда, Айрат Шакиров аккордеонда...
-
Мәскәү түрәләре Татарстан аркасында тынычлыгын “югалткан”
Узган елга нәтиҗәТатарстан кемгә тынгылык бирми?Кризис булуга да карамастан, Татарстан сәнәгать җитештерүе тармагындагы үсеш күрсәткечләрен саклап калган. Яшерен-батырын түгел, "кара алтын" чыгаручыларга рәхмәт! Республикада яшәүчеләр дә акча кытлыгына җайлаша башлаган. Халык арасында эшләп тапкан байлыгын туздырмыйча, аны банкта саклаучылар саны арткан. Ә менә Мәскәү түрәләре Татарстан аркасында тынычлыгын "югалткан" икән....
-
“ТАТМЕДИА” АҖ призлар уйната!
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча игълан иткән «Газета-журналларга язылган өчен - iРad» акциясенә йомгак ясап, 12 февраль көнне призлар уйнату үткәрәчәк. Быел акциядә катнашуга 213 заявка кергән, алар арасында, әлбәттә, азнакайлылар да бар. Исегезгә төшерәбез, катнашучылар арасында 15 савыт-саба комплекты, өч цифрлы фотоаппарат һәм төп приз...
-
Азнакай район терлекчеләре көнгә 96,7 тонна сөт савып алалар
Азнакайлылар бүгенге көндә 96,7 тонна сөт савалар. Бу узган ел белән чагыштырганда 6 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 12,5 кг туры килә. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай" хуҗалыклары сөт җитештерүдә югары уңышларга ирешсәләр, калган хуҗалыкларга бу тармакка игътибарны арттырырга кирәк.