10 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Азнакай районында күпбалалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр җитди контрольдә
Мәгълүм булганча, Лениногорск районында бер гаиләдә әниләре белән бергә биш кечкенә баланың янып үлү вакыйгасы җаннарны тетрәндерде. Әлеге уңайдан, райондагы хәлләр белән кызыксынып, без 87 нче янгын сүндерү частенә шалтыратып алдык. Күз генә тимәсен, районда хәлләр тотрыклы саклана. - Районда күпбалалы гаиләләр һәм ялгызлар җитди контрольдә. Бу максаттан, район җитәкчелеге...
-
“Магнит” кибетендә төп башына утырта яздылар
Бәйрәм ялларында бистә үзәгендәге "Магнит" кибетендә продукцияләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары җыйдым да сузылып киткән чиратка килеп кушылдым. Минем алда чиратта ике хатын-кыз басып тора иде. Яшьләре буенча әни белән кыз дияргә мөмкин иде. Чөнки алган товарларына өлкәнрәге үзе генә түләде. Касса янына килеп җиткәч, исәп-хисап ясарга дип, сумкамнан акча янчыгын...
-
Азнакай балалары кышкы каникулда сәламәтлекләрен ныгыталар
Һәр каникул саен балалар ял-сәламәтләндерү лагерьларында көч туплыйлар. Социаль яклау бүлеге юлламалары буенча 50 бала кышкы ялларын Азнакай һәм Бөгелмә санаторий-профилакторийларында уздырды. Ә балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет" вокаль ансамбле "Йолдызлык-Созвездие" линиясе буенча Казанның "Сосновый бор" лагерында ял итте һәм мастер-класс үтте.
-
Азнакай чаңгычылары сынатмады
8-9 гыйнварда Азнакайның чаңгы базасында сигез район катнашында мәктәп укучылары арасында зона ярышлары узды. Районыбыз данын 4 нче лицей һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбе чаңгычылары яклады. Нәтиҗәдә: 2004-2005 елгылар арасында 4 нче лицей - беренче 2002-2003 елгылар арасында Актүбә командасы икенче урынны яулады. Шулай ук шәхси беренчелектә дә алты...
-
2016 елда аномаль эссе җәй көтелә
Россиянең гидрометеорология үзәге галимнәре киләсе елның җәен аномаль эссе булачак дип фаразлый. Синоптиклар экватордан төньякка таба җылы һава массаларына "юлыканнар". Әлеге күренешне галимнәр Россия климатына хас булмаган дип саный. Мәсәлән, Якутиядә еллык температураның 10 градуска күтәрелүе инде хәзер үк күзәтелә. Температура рекорды 21 декабрьдә Мәскәүдә, 22 декабрьдә Казанда булган (+10!)....
-
Көннәр җылыта...
Буген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кайсыбер урыннарда кар явуы, буран булуы ихтимал. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, төнлә температура 4-9 градус салкын булачак. Көндез исә -3-6 градус салкын булыр дип көтелә.
-
2016 ел Россиядә - Кино, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы
2016 ел Россиядә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак. Россия киносы елы уңаеннан үзебезнең киноны популярлаштыру, аның халыкара аренадагы урынын ныгыту, кино җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, төбәкләрдә кино күрсәтүне үстерү бурычлары куела. Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан...