10 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Азнакайда картинг буенча район башлыгы кубогына III ачык кышкы ярышлар узды
"Юбилейный" стадионында Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча III ачык кышкы ярышлар узды. Анда райондашларыбыз белән бергә Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Әлмәт, Түбән Кама, Туймазы, Октябрьскийдан 50 гә якын үсмер катнашты. Бүгенге көндә республикада, шул исәптән Азнакайда, үсеп килүче буын өчен спортның техник төрләре үсешенә зур игътибар бирелә. Җирлегебездә...
-
Азнакай прокуратурасы экстремизмга каршы тору закончалыклары үтәлеше буенча 60 тикшерү уздырган
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Илшат Фәритович, кайчакта кешеләр дөреслек эзләп төрле инстанцияләрне узып, прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Аларны күбрәк нинди сораулар борчый һәм сез аларның ышанычын аклыйсызмы? - Прокуратураның төп бурычы - кеше хокукларын яклау. Халыктан кергән сорауларның күпчелеге, бөтен республикадагы...
-
Кискен суклар вакытында Азнакайда җылылык бирү буенча проблемалар булмады
Безнең якның кискен-континенталь географик зонага урнашуыннандыр инде, һава торышы бер дә тотрыклы түгел. Яңа ел башыннан гына да ничә тапкыр җылытты да, термометр баганасы күрсәткече ничә тапкыр -20 градуска төшәргә өлгерде! Бәйрәм көннәрендә табигатьнең болай "шаяртуы" үзәктән җылытыла торган йорт фатирларындагы температураның кискен үзгәрүенә китермәдеме, аларда яшәүчеләрдә ризасызлык тудырмадымы? Шәһәрнең...
-
Азнакайдан тыл ветераны Сара Миргарифанованы Россия Президенты котлады
Районыбызның тыл ветераны, ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сара Миргарифанованы йөз яшь тулуы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин котладылар. Алар тапшырган бихисап бүләкләр арасында Россия Һәи Татарстан Президентларының да котлау хатлары бар. Пар канатлы, ныклы...
-
Азнакай ветеран-транспортчылары үз офисларын ачты
Азнакай ПАТПсы ветераннары куанычлы вакыйга кичерде: алар офислы булды, ягъни өй туе үткәрделәр. Автовокзал бинасында урнашкан бу бүлмәне оешма җитәкчеләре җиһазлап та бирде, бергәләп җыелу, ял итү, спортның шахмат-шашка төре белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырды. Теләге булган һәр ветеран эш көннәрендә 11.00 - 15.00 сәгатьләрдә бирегә килеп чордашлары белән...
-
Азнакай чыршылары янында балалар өчен уен-тамашалар тынып тормады
Яңа ел каникулларында шәһәребездә бизәлгән чыршылар янында балалар өчен уен-тамашалар тынып тормады. Мәгариф, яшьләр, мәдәният, спорт идарәләре белгечләре ярдәмендә һәр көнне күңелле чаралар оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы нәни азнакайлыларның җырга, биюгә, шигырь сөйләүгә осталыгын күреп шаккатты һәм аларга бүләкләр өләште.
-
Азнакайда социаль имин булмаган гаиләләр өчен чара узды
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль имин булмаган тугыз гаиләдәге әни белән дәрес үткәрде. "Плюслар һәм минуслар" дигән күнегү психологик киеренкелекне йомшартырга, "Бер-беребезне яхшы беләбезме" дигән эшлекле уен гаиләдә уңай мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итте. Шулай ук әниләр бала тәрбияләү, гаилә кыйммәтләре турында үзара фикер алыштылар.
-
Азнакай авыл хужалыклары җитәкчеләре алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты
"Кәримов Ф.Р." КФХ базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында терлекчелек продукциясе җитештерүдә еллык эш йомгаклары буенча район киңәшмәсе булды. Киңәшмәдәгеләр фермаларда алдынгы эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Мал тораклары чиста һәм җылы, алларында рационда каралган ризык, минераль өстәмәләр. Сөт кудыргычлар урнаштырылгач, сыер савучыларның кул хезмәте бермә-бер җиңеләйгән, сөтнең сыйфаты да яхшырган....