9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның “Юлдаш” агитбригадасы хәйрия акциясенә кушылды
Азнакай районында инвалидлар декадасы бара. Шул унайдан «Юлдаш» агитбригадасы мөмкинлекләре чикле мәдәният хезмәткәрләренә жыр-моңнарын бүләк итә, ярдәмен күрсәтә. Мөршидә һәм Назир Фазлыевлар гаиләсенә баргач, күнелдә тирән кичерешләр хасыйл булды, хатирәләр яңарды. Назир абый балта остасы, тормыш иптәше - яктылыктан һәм аякларыннан мәхрүм булган Мөршидә апага «икенче күз» дә, яшәү рухы...
-
Азнакай җылылык челтәре үз юбилярларын тәбрикләде
"Азнакай җылылык челтәре" идарәсе, профсоюз комитеты, ветераннар советы: Якупова Люция Хәй кызын - 80 яшьлек; Габидуллин Ринат Шәйхразый улын, Кирамова Сания Вәли кызын - 75 яшьлек; Кәримова Сания Шәйхели кызын, Шәрипова Минзифа Мотыйгулла кызын - 70 яшьлек; Хәмидуллина Рәмзия Нияз кызын - 60 яшьлек; Закирова Әлфирә Мансур кызын 55 яшьлек...
-
Зәлифә һәм Әдип Мотыйгуллиннарның алтын туйлары узды
266 8 декабрь көнне әти-әниебез Зәлифә һәм Әдип Мотыйгуллиннарның алтын туйлары булды. Юбилеегыз белән котлыйбыз! Бер-берегезгә таяныч һәм терәк булып, авырлыкларны сабыр гына үткәреп, шатлык-сөенечләргә бергә куанып, тырыш хезмәт белән яшәп алтын туегызга килеп җиттегез. Әтиебезнең тырышлыгына, әниебезнең сабырлыгына сокланабыз. Чыннан да алтын бәясенә торырлык кешеләр сез. Сәламәт булыгыз, авырлыклар...
-
Азнакай сөт чишмәсен баетуда районыбызның 7 хуҗалыгы зур өлеш кертә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча бүген азнакайлылар көнгә 94,6 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 108 процентка күбрәк. Бер сөтлебикәгә савылган сөт 12,2 кг туры килә. Районыбызның сөт чишмәсен баетуда "Союз-Агро" ҖЧҖ, "Марс", "Габдрахманов Л. Г.", "Таллы Бүләк", "Чатыр тау", "Азнакай"АФ", "Тукай" хуҗалыклары...
-
Азнакай укытучысы Татьяна Ануфреева Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында җиңү яулады
"Минем иң яхшы дәресем" Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында Азнакай 5 нче урта мәктәбе укытучысы Татьяна Ануфреева өченче урынны яулады. Ул менә егерме елга якын башлангыч сыйныфларны укыта. Муниципаль турдан үтеп, республика күләмендә аның эшчәнлеге югары бәяләнә һәм Мәскәүгә чакыру килә. Моңа кадәр ил күләменә чыкканы булмаса да, үзе һәм укучылары...
-
Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы Азнакайда узды
Азнакай шәһәренең мәдәни үзәгендә Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы узды. Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә, нигездә, сүз республикада физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын яклау, дәүләт кайгыртуының яңа чаралары, закондагы яңалыклар хакында барды. Азнакай районы...
-
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин илебез батырларын бәйрәм белән котлады
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия Федерациясе, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Герое, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын бәйрәм белән котлады. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, 9 декабрьдә Россия Федерациясе, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Герое, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын тирәнтен хөрмәтлибез....
-
Яңа ел видеобәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү башланып китте
Декабрь башында "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендәге "Шифа" сәүдә челтәре белән берлектә Яңа ел бәйгесе игълан иткән иде. Бүген сайтыбызда бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү башланып китте. Сезнең игътибарга Зөлфия Шәрипова "Әтәч яшеллек ярата", Илзар Миргасыймов "Әтәч - тәмлетамак" һәм Надежда Авзалова "Дәртле әтәч" салатларын тәгъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә Сез...
-
Надежда Авзалова "Дәртле әтәч" салаты тәгъдим итә
Азнакайдан Надежда Авзалова Яңа елга багышланган видеобәйгенең чираттагы конкурсанты булды. Әлеге бәйгедә теләк белдергән һәркем катнаша ала >>> www.aznakaevo-rt.ru
-
Азнакайлыларга иммунитетны ныгыту буенча киңәшләр бирделәр
(Азнакай, 9 декабрь) Кыш җитү белән ишекләрне грипп шакый башлый. Авырмас өчен иммунитетны ныгытырга вакыт. Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, сезне бернинди чирләр дә куркытмас. Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып...
-
Киләсе атнада Әбүнәче көне “Маяк” газетасы редакциясендә узачак
(Азнакай, 9 декабрь) Белеп торасыз, хөрмәтле укучыларыбыз, үзебезнең районда 86 ел нәшер ителеп килүче "Маяк" газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара. Аның тәмамланырына да санаулы көннәр генә калып килә. Безнең газетабызны гомере буе юлдаш иткән, аңа тугры калган райондашларыбыз аңа инде язылып өлгерде. Шактый гына оешма-предприятиеләр дә "Подписка...