9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Юлда җәяүле күренеп торырга тиеш
Кызганыч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгыйландыруга да карамастан, республикада җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны һаман да югары булып кала бирә. Һава торышының тотрыксызлыгы исә аварияләр санын тагын да арттыра. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында барлыгы 1300 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 132 кеше...
-
Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Бөтенроссия семинары узачак
Бу пәнҗешәмбедә Азнакайга күпсанлы кунаклар килүе көтелә. Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының бездә Бөтенроссия семинары үтәчәк. Аның нәкъ менә Азнакайда оештырылуы тиктомалдан гына түгел, районның "Ак калфак" оешмасы үзенең максатчан һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән республикага яхшы танылып өлгерде, оешуына әле берничә ел гына булуына карамастан, күрсәтер эшләре,...
-
Азнакайда быел диспансеризацияне 9334 кеше үткән
Бу кампания тиктомалдан гына уйлап чыгарылмады, әлбәттә. Хөкүмәт җитәкчелеге халыкның гомерен озайту, сәламәтлегебезгә игътибарны арттыру, демографик хәлне яхшырту кебек максатларга нигезләнде. Ә бит илдәге үлем-китемнәрнең 40 проценты нәкъ менә эшкә яраклы яшьтәгеләргә туры килә, кем әйтмешли, җиң сызганып эшлисе, балалар үстерәсе, оныклар өчен куанып яшисе урынга... Безнең районда да илдәге...
-
Якупов Илдар Рәфис улының 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Балтач авылында гомер итүче кадерле улыбыз, туганыбыз, тормыш иптәшем, әтиебез Якупов Илдар Рәфис улының 9 декабрьдә күркәм юбилее - 50 яшь тула. Кадерлебез, сине чын күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, эшләгән эшеңдә уңышлар, күтәренке кәеф, гаилә бәхете, балалар куанычы күреп, тигез тормышта яшәвеңне телибез. Дөньядагы һәрбер яхшылыктан...
-
9 декабрь – Ватан Геройлары көне
РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне. Район үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик хезмәт Герое белән хаклы рәвештә горурлана. Бүген без фронтта - Җиңү өчен...
-
Эт этлеген итмәс димә
Быел көз урамыбызда бер эт пәйда булды. Картайгач хуҗасы куып чыгаргандыр инде, бик моңсу иде аның карашы. «Тәпиеңне бир!» - дигәч, «исәнләшә» дә белә иде үзе. Менә бер мәлне күрше-тирәнең баскыч төбеннән аяк киемнәре югала башлады. Ахыр чиктә капка асларын хәтта җил йөрмәслек итеп ныгыттылар. Көннәрдән бер көнне сарбаебыз юкка...