9 декабрь 2014 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узды
Бүген, 9 декабрьдә, район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узды. Анда 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга район һәм шәһәр бюджетлары тикшерелеп, икенче укылышта кабул ителде. Утырышта шулай ук район һәм шәһәр Советларының 2015 елга эш планнары да расланды.
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары сәләтләре белән сокландырудан туктамыйлар
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары сәләтләре белән сокландырудан туктамыйлар. Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге республика фестиваль-конкурсыннан да гран-прин белән кайтты алар. Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 44 конкурсант арасыннан Газинур Равиловка баянда уйнауда тиңнәр булмады (укытучысы - Флюра Әбсәләмова). Аңа «Weltmeyster» концерт баянын "Татнефть" ААҖ генераль директоры советнигы Ардинат Нугайбеков тапшырды....
-
Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кыз вафат була
Узган атнаның шимбә кичендә Микулино авылының үзәк урамы аша чыкканда бер хатын-кызы "УАЗ" машинасы бәрдерә... Якынча тикшерү гомәме буенча, автомобиль йөртүче бозлавыклы юлда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сакламаган, ә каза күрүче, кичке караңгылыкта автомобиль йөртүченең тирә-якны күрү мөмкинлеге чикләнгән булуын исәпкә алмыйча, тиешле булмаган урыннан юлны аркылы чыккан. Дәвалау учреждениесенә...
-
Арабызда яхшы кешеләр
Игелек, ярдәмчеллек, кеше кайгысын аңлый белү кайчакларда авыр кебек тоелса да, тормышта алар иң кирәкле сыйфатлар. Чөнки бу хисләр кешегә яшәү яме, көч бирә… Бәла безнең бистәдә яшәүче Ильиннар гаиләсе ишегенә уйламаганда килеп шакый. Аларның кечкенә кызларына - өч яшьлек Евсениягә, ашыгыч ярдәм кирәк! Диагнозы үтә дә җитди - кан...
-
Азнакайның Эчке эшләр бүлеге гражданнар кабул итә
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге (Сөембикә ур., 9) 12 декабрдә сәгать 12дән кичке 8гә кадәр халык белән очрашу уздыра. Сезнең сорауларга компетентлы белгечләр җавап бирәчәк.
-
Азнакайдан Аделина Рожко “Без бергә булганда” (“Когда мы вместе”) халыкара балалар һәм яшүсмерләр конкурс-фестивалендә “Эстрада вокалы” номинациясендә гран-при яулаган
Җиңү өчен, иң беренче чиратта, табигый сәләт кирәк. Махсус музыкаль белеме булмаса да, Чубар Абдул мәктәбенең 4 нче сыйныфында укучы Аделина Рожко 6 декабрьдә Яр Чаллыда узган "Без бергә булганда" ("Когда мы вместе") халыкара балалар һәм яшүсмерләр конкурс-фестивалендә "Эстрада вокалы" номинациясендә гран-при яулаган. Бу мәртәбәле бәйгедә җиңүдә, һичшиксез, аны җыр...
-
Азнакай өлкәннәре компьютерны үз итте
Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Гомер узган, алар эшләгән чорда исәп-хисап та, кәгазь эшләре дә кулдан язып башкарылган. Ә тормыш агымыннан бер дә калышырга ярамый, чөнки компьютерның мөмкинлекләре дә, уңайлыклары да чиксез....
-
Азнакайда “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсына әзерлеккә старт бирелде
"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсына әзерлеккә старт бирелде һәм аның зона этабы бу юлы Азнакайда 15 гыйнварда узачак. Районыбызның гүзәл затлары үзләрен "Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - галим", "Минем язмышым - минем һөнәрем", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - бизнес-леди", "Өченче буын героинясы",...