9 декабрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайның күршесе Әлмәттә җир тетрәү булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт идарәсе мәгълүматларынча, 8 декабрьдә 11 сәгать 44 минутта Әлмәт муниципаль районында, атап әйткәндә, Әлмәттән 10 км көнбатыш юнәлештә җир асты селкенүе күзәтелә. Бу тирбәлешне "Татнефть" компаниясенең фәнни-тикшеренү хезмәте терки. Аны Әлмәт, Рус Акташы, Түбән Мактама һәм Яшьләр бистәсе халкы да сизә. Тетрәүнең эпицентры Кәләй авылына...
-
12 декабрьдә Азнакай районы Пенсия фонды идарәсе халыкны кабул итә
12 декабрь - Бөтенроссия гражданнарын кабул итү көне. Әлеге уңайдан Азнакай районы Пенсия фонды идарәсе 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны шәхси кабул итү уздыра. 12 декабрьгә кадәр (85592) 7-01-50 телефоны аша 8 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алдан язылырга кирәк. Алдан язылмаучылар шәхес документы (паспорт) белән чират тәртибендә кабул ителәләр.
-
Азнакайда шимбә ярминкәләре туктатылып тора
Яңа ел бәйрәмнәренә хәзерлек, "Татарстан" мәйданында үзәк чыршы кую сәбәпле, 14 нче декабрьдән шимбә көнне уза торган ярминкәләр туктатылып тора. Яңа ел уңаеннан бәйрәм ярминкәләренең кайда һәм кайсы вакытта узуы турында өстәмә рәвештә "Маяк" газетасыннан хәбәр ителәчәк.
-
Балтач авылында каз өмәсе узды
Җиргә ак кар төшү белән авыларда каз өмәләре башлана. Шул ак кардай аклык, сафлык бөркелеп торган, буыннан-буынга сакланып килгән әлеге йоланы бәйрәм-бәйге итеп үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быелгы "Каз өмәсе"ндә Вахитов, Урманай, Тымытык, Әсәй, Татшуган, Мәлбагыш, Балтач авыллары мәдәният йортлары катнашты. Ул Балтачта узды. Мәдәният йорты ишеген ачып керүгә...
-
Экология буенча республика бәйгеләрендә Азнакайдан өч оешма җиңүче дип табылды
"Кеше һәм табигать", "Эколидер" республика бәйгеләрендә Азнакайдан өч оешма җиңүче дип табылды. «МППБиО» ААҖ һәм Актүбә бистәсенең муниципаль берлеге Советы «ЭКОлидер» бәйгесенең лауреатлары булды. «Маяк» газетасы редакциясе "Кеше һәм табигать" бәйгесендә беренче урын яулады.
-
Азнкакай журналистлары милләтара һәм динара дуслык темасын иң яхшы яктырткан
«Маяк» газетасы коллективы экстремизмга каршы көрәш проблемасын яктырткан иң яхшы журналист эшләренә игълан ителгән республика бәйгесендә җиңү яулады. Ул "Татарстан Республикасында милләтара һәм динара дуслык темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы мәкалә" номинациясендә беренчелекне яулады.
-
Азнакай кешесе зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен ирегеннән мәхрүм ителде
Азнакай шәһәр прокуратурасы зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз булдыру, сату ниятеннән башка саклау фактлары буенча Азнакай шәһәрендә яшәүче С.-га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Җәй азагында гаепләнүче «Нефтьче» ширкәтендәге бер бакчада кыргый киндер җып, өенә алып кайта. Аны эшкәртеп, наркотик матдә - каннабиас маен ала һәм аны өендә саклый. Ул аны...
-
Азнакай волонтерлары ”Доброволец-2013” республика бәйгесендә җиңү яулыды
Азнакай 6 нчы урта мәктәбенең "Ал җилкәннәр" дружинасы советы һәм балалар Думасы "Доброволец-2013" республика конкурсында "Елның ирекле берләшмәсе" номинациясендә 2 нче урын яулады. Ә мәктәпнең балалар Думасы спикеры Раил Шакиров ТР Дәүләт Советында узган волонтерлар өчен ачык ишекләр көнендә катнашты.
-
Азнакайдан яшь көрәшче VII «Татнефть» ААҖ Кубогына игълан ителгән турнирда өченче урын яулады
Яшь спортчы - Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Равил Сабирҗанов VII «Татнефть» ААҖ Кубогына игълан ителгән турнирда өченче урын яулады. Турнир ТР спорт мастеры, баулы көрәш буенча дөнья чемпионы, милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышланган иде. Ул Әлмәттә «Татнефть» ААҖ спорткомплексында...