9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның ветераннары бик актив тормышта яши
Районыбыз ветераннары бик актив тормышта яши. Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов үзе дә тынгысыз, башкаларны да тик кенә өйдә яткырмый, әледән-әле чаралар оештырып, аларны кызыклы очрашуларга тартып кына тора. Узга атнада ветераннарыбыз үзләренең яшьлек эзләре калган таныш сукмаклардан "Восток" күңел ачу үзәгенә юл тотты. Биредә алар шәһәребезнең тагын бер уңайлы,...
-
Азнакайның 5-11 сыйныф укучылары арасында йөзү буенча ярышлар узды
Билгеле булганча, 2015 елның 1 сентябреннән илебезнең барлык мәктәпләренә ГТО нормаларын тапшыру кертелде. Укучылар спортның төрле төрләре буенча үз көчләрен сыныйлар. Шушы көннәрдә «Лидер» балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе базасында 5-11 сыйныф укучылары арасында йөзү буенча ярышлар узды. Команда зачетында беренчелекне 5 нче мәктәп яулады. 3 нче мәктәп - икенче, 4...
-
Азнакай яшьләре тапкыр да, шаян да
Студентлар һәм эшче яшьләр арасында «Ирекле очыш» дигән исем астында КВН узды. Командалар разминка, «биатлон» конкурсында һәм «Экстримга - әйе. Экстремизмга - юк!» музыкаль өй эшендә тапкырлыкта һәм шаянлыкта көч сынаштылар. Беренче урынны «Азнакайнефть» идарәсенең «без шундый төрле», икенче урынны ЛПК филиалының «Изгеләр» һәм өченче урынны җылылык челтәре предприятиесе командасы...
-
Әлфия барыбызга җитешә
Хат ташучының эше җиңелдән түгел. Әле бит газета-журналлардан тыш, без, өлкәннәргә пенсияләрне дә алар тарата, вакытлы матбугатка яздыра, башка үтенечләр дә туып тора... Элеккеге 1нче мәктәп тирәсендә яшәүчеләргә бу хезмәтләрне Әлфия Зарипова күрсәтә. Аны лаеклы ялга чыккач янәдән чакырып алганнар, эше авыр булса да, безнең куанычка, ризалашкан. Почтаны вакытында тарата,...