9 октябрь 2013 яңалыклары
-
Диспансеризация: бүгенге көнгә 2140 Азнакай кешесе тикшерү үтте
Быелның июль аеннан республикада, шул исәптән районыбызда да халыкка диспансерлаштыру үткәрү буенча максатчан эш алып барыла. Мәгълүм булганча, бу чара бик актуаль һәм ул чирне вакытында ачыклау, аны кичекмәстән давалый башлау мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә диспансеризациянең ни дәрәҗәдә баруы һәм халыкның аңа мөнәсәбәте белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы...
-
Марсель Шәйдуллин тернәкләндерү үзәгенең Чалпы бүлекчәсендә булды
Айлык уңаеннан районда күп кенә социаль мөһим чаралар уздырыла. Дүшәмбе көнне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тернәкләндерү үзәгенең Чалпы бүлекчәсендә булды. Анда дәваланучы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, телевизор бүләк итте. Ул өлкән буын вәкилләре белән әңгәмә корып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде, гозерләрен тыңлады. Очрашуда әтиләре дәһшәтле Бөек Ватан...
-
Азнакай укытучылары сингапурча укытырга өйрәнә
7-8 октябрьдә Азнакай 5 нче мәктәбе укытучылары Сингапурның «Educare» һөнәри белем бирү компаниясе директоры миссис Джая Дас җитәкчелегендә тренинг узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Educare» компаниясе белән ике елдан артык хезмәттәшлек итә. Татарстан Президенты инициативасы буенча республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән уртак 3 еллык программа төзелгән. Аның кысаларында...
-
Тракторчы – Азнакайда кирәкле һөнәр
Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны авыл хуҗалыгы производствосы өчен тракторчы-машинист һөнәренә укырга чакыра. Курслар түләүсез. Укыган вакытта стипендия бирелә. Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә килегез! Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарны трамвай, троллейбус йөртүче һөнәрен үзләштерергә чакырабыз. Уку түләүсез, курсларны тәмамл аучыларга Казан шәһәрендә эш тәкъдим ителәчәк.