9 июнь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда бу атна яңгырлы булырга вәгъдә итә
Бүген Азнакайда кызу һәм җилле көн, иң югары температура +28 градус. 9-13 июньдә Азнакайда яшенле яңгырлар узачак, көндезге температуралар +14 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе. Татарстанның кайбер районнарында боз явуы һәм җилнең секундына 15 метр тизлектә исүе ихтимал. 19 июньдә, синоптикларның...
-
Актүбә бистәсенең Сабантуй батыры исемен быел да Ленар Гыйззәтуллин яулады
Актүбә - районыбызда иң зур биләмәләрнең берсе. Биредә күпмилләтле тырыш, уңган халык яши. Сабантуйны да алар ел да күтәренке рухта, зур бәйрәм итеп итеп үткәрәләр. Быел актүбәлеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, бистә башлыгы Роза Галиева тәбрикләделәр. - Актүбә - ул безнең кече Ватаныбыз, язмышыбыз һәм тормышыбыз. Без...
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Азнакай шәһәр Сабан туенда катнашты
ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Азнакай муниципаль районына килде. Визит барышында ул кайбер объектларны карады һәм шәһәр Сабан туенда катнашты. Иң башта ТР Хөкүмәте җитәкчесе Азнакай шәһәренең яңа микрорайонында төзелеп килүче укыту-тәрбия бирү комплексында төзелеш барышы белән танышты. Узган ел биредә 140 урынга исәпләнгән, барлык заманча шартларга туры...