9 апрель 2014 яңалыклары
-
Азнакайда 1 эшсезгә 1,3 эш урыны туры килә
Республикада, шул исәптән Азнакай районында да эшсезлек дәрәҗәсенең төшүе күзәтелә. 1 апрельгә җирлегебездә теркәлгән эшсезләр саны 387 кеше тәшкил итте. Бу икътисади актив халыкның 1,2 проценты (2013 елның апрель башына бу сан 2,9 процент иде). Шул ук вакытта апрель башына 308 эш вакансиясе булып, димәк, 1 эшсезгә 1,3 эш урыны...
-
Азнакайның “Нефтьчеләр” командасы финалга чыкты
Районыбыз предприятиеләре, оешмаларында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган брей-ринг бара. Яшьләр идарәсе оештырган әлеге чарада дүшәмбе көнне нефть тармагы предприятиеләре командалары хезмәт куркынычсызлыгы буенча үзара көч алышты. Финалга "Азнакайнефть" идарәсенең "Нефтьчеләр" командасы чыкты.
-
Азнакай укучылары “Балалар илне ясый” республика рәсем бәйгесенә әзерләнә
29 апрелдән 11 майга кадәр республика, шул исәптән район мәктәпләренең 1-4 нче сыйныф укучылары арасында "Балалар илне ясый" республика рәсем конкурсы үткәрелә. Мәдәният елы һәм 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарына багышланган эшләрне нәни азнакайлылар 11 майга кадәр "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсенә тапшыра алалар.
-
Азнакага олуг шагыйрә Клара Булатова килә
Муниципаль районыбыз тормышы мәдәни чараларга да бай. Күренекле артистлар, язучылар белән очрашулар да матур традициягә әверелде. Район үзәк китапханәсе азнакайлыларга тагын бер онытылмас мизгел бүләк итәргә әзерләнә. 10 апрельдә 10 сәгатьтә биредә ничәмә буынны үзенең кабатланмас иҗаты белән әсир иткән, сүзгә җор, телгә бай олуг шагыйрә Клара Булатова белән очрашу...
-
Азнакайда Айдар Шәмсетдинов катнашында туры элемтә узачак
Халык соравы буенча, "Маяк" газетасы редакциясе төрле учреждение, оешма җитәкчеләре белән "Туры элемтә"ләр уздырып тора. Аның чираттагысы район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән 11 апрельдә оештырыла. Район һәм шәһәр тормышына кагылышлы сорауларыгыз булса, әлеге көнне 9.00-10.00 сәгатьләрдә 7-24-71 телефоны буенча шалтыратып, җаваплар ала аласыз. Үзегезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларыгызны...
-
Азнакай “Татарстанның иң төзек торак пункты” конкурсында икенче урынны яулаган
Билгеле булганча, һәр елны торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсы уздырыла. Шушы көннәрдә 2013 елның нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Халкы 30 меңнән алып 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә - Азнакай, халкы...
-
Әсәй авылында бер үк сарайдан ике көн рәттән сарык урлаганнар
Сәламәтлек көне районыбызда һәр елны атналык буларак уздырыла. Быел да ул дүшәмбе киңәшмәсендәге зарядкадан башланып китте. Муниципаль район җитәкчелегенең барсы да зарядкага басып, халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген күрсәтте. Киңәшмәне залда дәвам итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов узган атнадагы оператив хәл...
-
Азнакайдан Рамель Галләмов һөнәрен бер һәм берәгәйле сайлаган
Бар шундый кешеләр, гомерләре буе бер җирдә генә эшләп, башка җиргә китүне күз алдына да китерә алмыйлар. Быел алтмышын түгәрәкләүче Рамель Галләмовның да хезмәт кенәгәсендә бер генә оешма: "Азнакай" УТТсы гына язылган. Бирегә ул урта мәктәпне тәмамлагач тракторлар ремонтлаучы слесарь булып урнаша да, аннан экскаватор машинисты булып эшли, механик һәм...