9 март 2017 яңалыклары
-
Азнакайда гомер итүче Фатыйма апа Җиһангирова 99 яшен тутырды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветеранын туган көне белән котлады. . ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай тәрбиячеләре белемнәрен күтәрәләр
Шәһәребезнең 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасы базасында Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты белән берлектә федераль стандартларны тормышка ашыру кысаларында балалар бакчаларында билингваль белем бирүгә багышланган семинар бара. Өч көн дәвамында районның балалар бакчалары тәрбиячеләре эштә укыту-методик әсбапларны куллану, белем бирүнең сыйфатын яхшырту буенча тәҗрибә туплыйлар. Бүген шулай ук Азнакай 1...
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары сәләтләрен күрсәттеләр
Әлмәт шәһәрендә узган "Сәләтеңне ач" II республика конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлары белән куандырдылар. Динарис Бәширов (укытучысы Р.Хәбибуллина), Ләйсән Ханнанова (укытучысы Л.Тимирова; концертмейстер С.Сергеева), Розалия Бәдретдинова (укытучысы Л.Газизова), Рэнат Тимиров (укытучысы Р.Әмирова), Ләйлә Шәрифуллина (укытучысы Р.Хәбибуллина; концертмейстер С.Шәфыйгуллина) I дәрәҗә лауреат булдылар. Ләйсән Ханнановага Әлмәт музыка көллиятенә укырга...
-
Азнакай хатын-кызлары аш-суга осталыклары белән шаккаттырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәният йортында аш-су күргәзмәсе узды. Анда районыбызның иң уңган хуҗабикәләре катнашты. Күргәзмәдә татар халык ашлары гына түгел, башка милләт ризыклары да тәкъдим ителде.
-
Азнакай юлында авария: ике кеше һәлак булган.. ФОТО.
Март аеның бүгенге көне район юлларында аяныч хәлләрдән башланды: Ютазы-Азнакай юлында килеп чыккан авариядә ике кеше вафат булды. Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, "Лада Калина" автомобиле, юлның каршы як полосасына чыгып, "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина шоферы һәм аның пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән вафат булалар.
-
Азнакай районы Урсай авылында пайчылар җыелышы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.