8 октябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакай шәһәре көннән-көн үсә, матурлана һәм яктыра бара
Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана һәм ... яктыра бара. Бу көннәрдә Шәйхетдинов урамы баганаларына энергиясаклагыч заманча яктырткычлар урнаштырыла. Мондый заманча, экономияле яктырткычлар зур шәһәрләрдә дә сирәк күренеш. Азнакайлыларга "Афәрин!" диясе генә кала.
-
Азнакайлылар Эбол бизгәгенньн курыкмыйлар
Чыганагы Көнбатыш Африкада булган Эбол бизгәгеннән бу илдә ел башыннан инде 672 кеше вафат булган. Яман вирус җир шары буйлап җәелүен дәвам итә: ул Тунис, Мисыр, Гонконгта да ачыкланган. Әле шушы көннәрдә генә массакүләм мәгълүмат чаралары Либериядә командировкада булган АКШ гражданының вирус йоктырып кайтуы турында хәбәр итте. Азнакайлылар әлеге куркыныч...
-
Азнакайдан Илфат Фазлыев алдынгы механизаторларның берсе
Азнакайлылар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү хезмәткәрләре көнен зур уңышлар белән каршы алалар. 61700 гектар мәйданнан бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлап, 150 мең тонна икмәк җыеп алдылар. Бу республика күләмендә иң күбе. Бигрәк тә "Кәримов Ф.Р." КФХ - 39 центнер, "Тукай" ҖЧҖ - 33ц, "Стәрле" ҖЧҖ - 32ц, "Чатыр тау" ҖЧҖ...
-
Азнакайнның күрше районнар белән элемтәсе ныгый
Шушы көннәрдә Тымытык урта мәктәбендә "Туып үскән җирем" дигән төбәкара этно-экологик социум булып узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Рафаэль Хәким, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре, Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Әлмәт районының Колшәрип авылы һәм Бакалы районының Куштирәк авылы ветераннары активы катнашты. - Безнең максат...
-
Азнакайда укытучыларны хөрмәтләделәр
Һәр елны октябрь башында укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Узган җомгада Мәдәният йорты хезмәтләренә җаны-тәне белән бирелгән, һәркемгә үрнәк булган педагогларны бәйрәмгә җыйды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алар адресына бик күп җылы сүләр һәм изге теләкләр җиткерде, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. - Минем өчен Укытучылар көне...
-
Азнакайда көзге чакырылыш: медицина комиссиясен 800ләп ир-егете үтәргә тиеш
РФ Президенты фәрманы, Саклану министрлыгы приказы нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Районның хәрби чакырылыш комиссиясе үз эшенә кереште. Бу чакырылышта медицина комиссиясен районыбызның 800ләп ир-егете үтәргә тиеш. Дөрес, аларның барсы да армия сафларында хезмәт итәчәк дигән сүз түгел әле. Хәзер булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт,...
-
Азнакайлылар Казанда көч сынашачак
2-3 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә республика муниципаль хезмәткәрләренең өченче зона спартакиадасы узды. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Сарман, Түбән Кама, Ютазы, Әлмәт районнары муниципаль хезмәткәрләре ике көн буена спортның җиде төре - футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат уеннары буенча осталыкка көч сынашты. Муниципаль район башлыгы Марсель...