8 октябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакай шәһәре территориясендә 2000 агач утыртылачак
Шәһәребезне төзекләндерү, яшелләндерү дәвам итә. Яз айларыннан башлап, җирлегебездә ике меңнән артык агач утыртылган. Узган атнада республикада, шул исәптән Азнакайда, "Урман утырту көне" акциясе узды. Бу көнне шәһәр территориясендә 500гә якын агач утыртылды. Акциядә «Водоканалсервис» ААҖ филиалы Азнакай ПТСы хезмәткәрләре, 2 нче, 3 нче, 4 нче мәктәп укучылары актив катнашты....
-
Азнакай укучылары эшче һөнәрен пропагандалаячак
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 сыйныфлар укучылары арасында "Киләчәккә билет" исемле иншалар бәйгесе игълан итте. Эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырылган конкурсның беренче (сайлап алу) этабын районда Азнакай мәшгульлек үзәге уздыра. Бәйге дүрт номинациядә үткәрелә: "Хезмәт кешесе", "Кадрлар җитештерүче", "Минем киләчәк һөнәрем", "Минем киләчәгем - минем кулларымда" дигән...
-
Азнакайда наркотик матдә сатучы тоткарлана
Шәһәрнең "Юбилейный" стадионы белән "Алтын алка" боз сарае арасындагы агачлыкта бер Азнакай кешесе икенчесенә наркотик матдә суыртылган шприц сата. Тикшерү барышында сатучының шәхесе ачыклана һәм ул тоткарлана. Җинаять эше кузгатылган.
-
Азнакайда эшсезләр саны 2 тапкырга диярлек кимегән
2013 елның 30 сентябренә теркәлгән эшсезләр саны - 443 кеше. 2013 елның беренче ае белән чагыштырганда эшсезләр саны 1,9 тапкырга кимегән. Быелның 1 гыйнварына Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә исәптә 827 кеше тора иде. Эшсезлек Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,37 процентын тәшкил итә, 2013 елның 1 гыйнварына бу сан...
-
Азнакайның 4 мәктәбе “Мәктәп – наркотикларсыз мохит” республика акциясендә җиңде
Азнакай муниципаль районының мәгариф учреждениеләре яшүсмерләр арасында психоактив матдәләрне куллануга каршы киңкырлы профилактик эшчәнлек алып бара. "Мәктәп - наркотикларсыз мохит" республика акциясендә катнашып, районыбызның 4 гомумбелем бирү мәктәбе җиңүчеләр рәтенә керде. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге әйдәр советнигы Юлия Пухова, биология фәннәре кандидаты,...