8 июль 2015 яңалыклары
-
«Маяк» юбилее кысаларында «Җәй һәм җиләк» бәйрәме» дә узачак
10 июльдә «Маяк» газетасының 85 еллыгы кысаларында күп төрле чаралар үткәреләчәк. Шуларның берсе - «Җәй һәм җиләк» бәйрәме». Табигатьнең бар матурлыгын, тәмен чагылдырган бу бәйрәм «Юбилейный» стадионында газетабызның юбилей чаралары белән бергә үрелеп, 17.00 сәгатьтә башлана.
-
Азнакайда Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак
Әдәбият елы кысаларында, "Маяк" газетасының юбилее уздырыла торган көнне - 10 июльдә калабызда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак. Әлеге истәлекле вакыйганың бу көнгә туры килүе очраклы түгел, газета каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең дә 55 еллыгы билгеләп үтеләчәк. "Маяк" һәм "Гөлстан" олпат язучыларны, Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч...
-
Бүген Азнакайның Яшьләр бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылылык көнен билгеләп үтәчәкләр
Гаилә - җәмгыятьнең тоткасы ул. Аны данлау, ныклыгын тәэмин итү максатларында 2008 елдан башлап 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылылык көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм шәһәребездә дә тантаналы шартларда уздырыла. Быел да азнакайлыларны 18 сәгатьтә яңа микрорайондагы Яшьләр бакчасында күркәм чара көтә.