8 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар газетага язылып телевизор ота алалар
Менә инде берничә ел "ТАТЕДИА" җәмгыяте әбүнәчеләр арасында бәйге оештыра. 2016 елның икенче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча да "Газета-журналга язылып, телевизор от!" конкурсы игълан ителде. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. "Татмедиа" җәмгыятенең өч һәм аннан да күбрәк басмасына язылырга һәм аларның квитанция күчермәләрен агымдагы елның 30 июненә кадәр, "Акция" билгесе...
-
Азнакайлылар көн саен 106,3 тонна сөт савалар
Азнакайлылар көн саен 106,3 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,1 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 13,4 кг туры килә. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай", "Тукай", "Марс", "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г.", "Чатыр тау" хуҗалыклары сөт җитештерүдә алдынгы урында барса, калган хуҗалыкларга темпларны көчәйтергә кирәк.
-
Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары Илдус Гыйләҗев белән очраштылар
8 апрель көнне 5 нче гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗев белән очрашу узды. Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре! Икмәк! Ару-талуны белмичә җан тирен агызып эшләү нәтиҗәсендә туган...
-
Азнакайда «Татар малае» бәйгесе бара
Бүген Балалар иҗат үзәгендә мәктәпчәкә яшьтәге учреждениеләр арасында "Татар малае" бәйгесе дәвам итә. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган һәм районыбызда беренче тапкыр үткәрелә. Сайлап алу турында авыл һәм шәһәр балалар бакчаларыннан утызга якын малай туган телебездә матур итеп сөйли белүдә, җырга, биюгә осталыкта һәм кул...
-
Бүген Азнакайда зона семинары уза
Кызганычка каршы, эчкече ата-аналар - бүгенге заманның иң кискен проблемасы булып тора. Үзләренең сәламәтлекләренә зыян салу бер хәл, мондый гаиләләрдә балалар интегә. Алар караусыз, ач-ялангач, бернинди наз, тәрбия күрми үсәләр. Күбесе ата-анасы юлыннан кереп китә. Бүген, ягъни 8 апрельдә Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында нәкъ менә шундый гаиләләрне һәм...
-
Азнакайга Сәламәтлек саклау министры килә
Бүген Азнакайга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның килүе көтелә. Ул нигездә районда диспансеризация барышы белән кызыксыначак. Шулай ук поликлиникада, стационарда булып, аларның эшчәнлеге белән танышачак.
-
Гәрәев Илдус Шәрип улына 9 апрель көнне 80 яшь тула
Азнакай шәһәрендә гомер итүче әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз Гәрәев Илдус Шәрип улына 9 апрель көнне 80 яшь тула. Быел әни белән бергә тормыш коруларына да 59 ел булды. Шушы яшәгән гомереңдә, әти, нинди генә авырлыклар күрсәң дә, син сынмадың, сыгылмадың. Син бит безнең түземле, сабыр холыклы әтиебез. Сине чын күңелебездән...
-
Рәхимова Әлфия Батыргәрәй кызын чын күңелдән 60 яшь тулган көне - юбилее белән тәбриклибез
Вахитов авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Мәлбагыш авылында яшәүче безнең өчен бик тә газиз, бик тә кадерле булган тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Рәхимова Әлфия Батыргәрәй кызын чын күңелдән 60 яшь тулган көне - юбилее белән тәбриклибез. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар...
-
Әфләтунова Фаягөл Салихҗан кызының 12 апрельдә 70 яшьлек юбилее
Яңа Тымытык авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Үчәлле авылында гомер итүче апабыз Әфләтунова Фаягөл Салихҗан кызының 12 апрельдә 70 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине матур, күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Шушы 70ел эчендә бәхете дә, кайгы-борчулары да шактый күп булды. Нәрсә генә булса да, сынмадың, сыгылмадың, көчле рухың, сабырлыгың безгә дә үрнәк...
-
Латыйпова Зилә Хәниф кызының гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее
Чалпы авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче кодагыебыз Латыйпова Зилә Хәниф кызының гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, яхшы күтәренке кәеф...
-
Азнакай солдатларын дошман җиңә алмаганны, еллар гына җиңә алмас
Моннан шактый еллар элек нинди булса, Гайнулла ага хәзер дә шулай: хәрәкәтчән, ачык, бөтен йөзе белән елмаеп сөйләшер... Хәер, кечкенә бер үзгәреш бар икән: колагы бераз гына катыланган, кычкырыбрак әйтмәсәң, бик үк ишетеп бетерми. Ә бит 95 яшен тутырган аксакалның үткәнен барласаң, ниләр генә кичерергә, нинди авырлыклар аша узарга туры...
-
Азнакай педагоглары дәүләт телләрен укыту буенча тәҗрибә уртаклаштылар
Азнакай шәһәренең 9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча педагогик идеяләр фестиваленә йомгак ясалды. Конкурска 121 эш тәкъдим ителде. Дидактик уеннар һәм кулланмалар күргәзмәсе эшләде. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чара балаларны ике дәүләт телендә укыту буенча зур тәҗрибә уртаклашу булды.
-
“Тантана” (“Триумф”) премиясен алучылар арасында якташыбыз да бар
Быел театр әһелләренә бирелә торган "Тантана" ("Триумф") премиясен алучылар арасында нәсел җепләре белән Азнакайга тоташучы Резеда Һадиуллина да бар. Ул "Дебют" номинациясендә җиңүче дип табылды. Аның әнисе Азия ханым районыбызда билгеле педагог-җитәкче Хәләф Хәмзинның кызы. Резеда Һадиуллина тамашачыга "Бибинур" фильмындагы яшь Бибинур роле аша яхшы таныш. "Евразия" халыкара кинофестивалендә "Кинодагы...