8 февраль 2017 яңалыклары
-
“Кышкы могҗиза” рәсемнәр конкурсында актив катнашучылар бүләкләнде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Агымдагы атнада без ай дәвамында aznakaevo-rt.ru сайтында балалар арасында барган "Кышкы могҗиза" рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясадык. Өч төркем буенча иң актив катнашучыларга: 1 төркемдә: Алмаз Кашапов, Евгения Выдрина, Равил Кәрамов һәм Йосыф Ямаев; 2 төркемдә: Искәндәр Батыров, Салават Фәрхетдинов, Лилия Нуриева, Резеда Мөхәммәтова; 3 төркемдә: Раил Вәлиев, Рамил Шәехов, Линарис...
-
Азнакай әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай әти-әниләре 5 нче урта мәктәп базасында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Имтиханчылар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова да бар иде. Әлеге хакта тулырак язма белән газетабызның чираттагы санында таныша аласыз.
-
Азнакайда берәү ялган хәбәр биргән өчен җавап тотачак
40 яшьлек азнакайлы, эчкән кешегә машина биргән өчен административ җаваплылыктан качу нияте белән, район эчке эшләр бүлегенә транспорт чарасын куып алып китүләре турында гариза яза. Тикшерү барышында гаепләнүченең үз машинасын дустына бирүе, соңгысының исә эчкән килеш руль артына утыруы һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе ачыклана. Ялган хәбәр биргән ир кешегә суд...
-
Азнакай укучылары, уку йортлары ярминкәсенә килегез!
Мәшгульлек үзәге яшьләр белән профориентация юнәлешендә күптөрле чаралар үткәреп килә. 16 февральдә 9, 10, 11 сыйныфларда укучылар һәм аларның әти-әниләрен уку йортлары ярминкәсенә чакыралар. "Белем. Карьера - 2017" дип исемләнгән ярминкә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында (Солтангалиев урамы, 27 йорт) 14.00 сәгатьтә башлана.
-
Азнакай Яшьләр үзәге хезмәткәрләре өйрәнүләр үтә. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Яшьләр үзәгендә террорлыкка каршы торуга әзерлек игътибардан читтә калмый. Чираттагы өйрәнүләр сишәмбе көнне үтте. Анда ишек төбендә "табылган" шикле пакет барсының да игътибарын җәлеп итеп, бу очракны хәл итү чаралары күрелде.
-
Азнакай укучылары сыйныф дуслыгы серләрен ачалар
"Дус сыйныф серләре" республика бәйгесе кысаларында 9 нчы урта мәктәптә "Күңелле стартлар" узды. "Ну погоди!" әти-әниләр командасы "Тиктормаслар" балалар команадасы белән төрле спорт ярышларында көчләрен сынадылар. Әлеге чара әти-әниләр белән балаларны гына түгел, сыйныфташлар арасындагы дуслыкны да ныгытты.
-
Азнакай районы тәрбиячеләре югары һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
6 февральдән "Ел тәрбиячесе-2017" республика конкурсының зона турлары старт алды. Аның максаты - сәләтле педагогларны ачыклау һәм алар хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү. Лениногорск шәһәрендә узган зона ярышында районыбыз данын муниципаль турда җиңгән 12 нче "Росинка" балалар бакчасыннан Диләрә Зарифуллина, 18 нче "Улыбка" балалар бакчасыннан Фәйрүзә Хәбибуллина һәм 16 нчы "Әкият" балалар...
-
Азнакайда “Утлы чик” ярышлары узды
"ЮНАРМИЯ" хәрби-патриотик хәрәкәт кысаларында 4 нче лицей базасында педагог С.Махонин истәлегенә багышлап, "Утлы чик" муниципаль ярышлары узды. Анда Азнакай 9 нчы урта мәктәбе командасы - беренче, 4 нче лицей командасы - икенче, Җиңү бистәсе мәктәбе командасы өченче урынга лаек булды.
-
Стәрле авылында гомер итүче Гобәйдуллин Ирек Мотыйк улының гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.
Чын күңелдән сине котлыйбыз, Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез. Бәйрәмеңнең матур хатирәсе Күңелеңдә калсын уелып, Тәбриклибез сине чын күңелдән, Барыбыз да бергә җыелып. Иң изге теләкләр белән Бишкаен авылыннан Сабировлар гаиләсе, Азнакайдан балдызларың, баҗаң
-
Түбән Стәрле авылында туып, шунда гомер итүче тормыш иптәшем Гобәйдуллин ИрекМотыйк улына 8 февральдә 55 яшь тула. Без аны юбилее белән тәбриклибез.
Минем парым, ныклы терәгем син, Асыл ярым, керсез йөрәгем син. Саф күңел теләгән теләкләрдән, Кабул булган, изге теләгем син. Озак яшә, сау-сәламәт булып, Бар дөньям, кайгым онытып. Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын, Безнең тату, бердәм ояга. Пар канатлы булып тигез яшик, Бәхет-шатлык татып дөньяда. Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын, Үткән чакта...
-
КОТЛЫЙБЫЗ Фәррахова Һива Зыя кызын юбилее белән
Безнең өчен кадерле булган җиңгәбез, килендәшем, туганыбыз Фәррахова Һива Зыя кызын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа дөньядагы иң изге теләкләрне юллыйбыз. Ул безнең өчен иң яхшы җиңгәй, ярдәмчел, яхшы килендәш, ышанычлы сердәшче. Һива Зыя кызы һәр эштә уңган, булган, аш-суга бик тә оста. Аның туган җанлыклы, оныклары, якыннары өчен...
-
КОТЛЫЙБЫЗ
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветераннар советы, профсоюз комитеты, Николаева Юлия Дмитриевнаны ─ 70; Хабибуллин Гөлүс Насыйбулла улын ─ 70; Гыйздуллина Резеда Хисмәт кызын 80 яшьлек юбилейлары белән тәбрик итәләр. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, куанычлы тормыш теләп калалар.