8 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Азнакайда “Минем әтием – иң яхшысы” конкурсы игълан ителә
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - илебезнең иң матур бәйрәмнәренең берсе. Азнакай ЗАГС бүлеге әлеге дата уңаеннан "Минем әтием - иң яхшысы" хикәяләр конкурсы игълан итә. Әтиләр турында язма эшләр 20 февральгә кадәр Мәрҗәни урамы, 22 нче йорт адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен тел.: 7-25-19, 7-24-79.
-
Азнакайның яшь дружиначылары янгын сүндерүчеләр янында кунакта
Азнакайдагы 1 нче урта мәктәпнең "Яшь янгынчылар дружинасы" 87 нче янгын сүндерү частенә экскурсиягә килделәр. Алар янгын сүндерү машиналары һәм башка техника белән танышып кына калмадылар, янгын сүндерүче абыйларының хәрби киемнәрен дә киеп карап, үзләрен чын коткаручылар итеп хис иттеләр. Яшь дружиначылар беренчел янгын сүндерү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеген өйрәнделәр,...
-
Азнакай терлекчеләре хезмәт вахтасында
Күпләр ял иткәндә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бигрәк тә терлекчеләр хезмәт вахтасында. Азнакай терлекчеләре көнгә 90 мең тоннага якын сөт савып алалар. Бу бер сыерга якынча 12 литр дигән сүз. Күрсәткечләр, сөт җитештерү темпларын арттырырга кирәклеген искәртә.
-
Азнакай районы Актүбә бистәсендә мунча янган
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Яңа ел бәйрәмнәре хәвеф-хәтәрсез, тыныч узган, ут чыгу очраклары булмаган. Әмма икенче гыйнварда Актүбә бистәсендәге шәхси ихатада мунча янган. Ут мунча миченең артык кызуы нәтиҗәсендә чыккан. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре көннәр салкын торганда мичләрне якканда һәм җылыткыч приборлардан файдаланганда янгын кагыйдәләрен катгый сакларга, игътибарлы һәм сак...
-
Азнакай янгын сүндерүчеләре югары бүләкләргә лаек булдылар
24 нче янгын сүндерү часте узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү бүлекләре арасында өченче урынга чыкты. Әлеге уңайдан янгынга каршы федераль хезмәтнең 2нче отряды җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр хезмәте полковнигы Владимир Салун килеп тәбрикләде. Ул коткаручыларның һөнәри бәйрәмнәре һәм МЧСның юбилее уңаеннан бүлек хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырды. Каравыл...