7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның Баһаветдинов урамы бер генә якка хәрәкәт итә торган булачак
Балаларның бакчаларга, мәктәпләргә, өстәмә белем бирү учреждениеләренә куркынычсыз йөрүе өчен районда тиешле шартлар күрелә. Баһаветдинов урамын 1 декабрьдән бер яклы хәрәкәтле итү дә әнә шул максаттан чыгып эшләнде. Солтангалиев урамы яклап килгәндә Баһаветдинов урамыннан өскә таба машиналарга йөрү тыела, техникага хәрәкәт бары тик Ленин урамы яклап төшкәндә генә рөхсәт ителә....
-
Азнакайлылар мини-футболда сынатмады
Бөгелмә муниципаль районында мини-футбол буенча мәгариф учреждениеләре арасында зона ярышлары узды. Анда Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Чирмешән, Әлмәт һәм Нурлат районнары командалары катнашты. Азнакай данын 7 нче мәктәп һәм Кәкре Елга мәктәбе командалары яклады. Кискен көрәштә Кәкре Елга кызлары өченче урынны яулады.
-
Азнакай балалары - СПИДка каршы
Районда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш уңаеннан акция узды. "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар Балалар иҗат үзәге педагогы Лилия Зарипова белән бергә урамда азнакайлыларга СПИДка каршы көрәш символы - кызыл тасмалар тараттылар.
-
Тиздән ел дәвамында юл йөрү кагыйдәсен өч тапкыр бозган шоферлар бер елга машина йөртү таныклыгыннан колак какмагае
Тиздән ел дәвамында юл йөрү кагыйдәсен өч тапкыр бозган шоферлар бер елга машина йөртү таныклыгыннан колак какмагае. Россия Эчке эшләр министрлыгы әнә шундый эчтәлектәге яңа закон проекты әзерли. Кагыйдә бозулар исә электрон реестрда теркәлеп барачак. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, бүген юлларда килеп туган аварияләрнең яртысы диярлек кагыйдәләрне еш бозган...
-
Азнакай укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәләр
Бердәм дәүләт имтиханнарына ераграк булса да, унберенчеләргә кайсы фәннән сынау тотасын билгеләр вакыт җитеп килә. Моның өчен нинди һөнәр сайлаячагыңны ачык күзалларга кирәк. Әмма укучылар үз белемнәренең мөмкинлекләрен исәпкә алып бетермичә, әти-әнисе фикеренә таянучан. Нәтиҗәдә, имтиханнарда җитәрлек балл җыелмый, хыяллар челпәрәмә килә. Бу яклап дөрес юнәлеш бирү максатында мәктәпләрдә чыгарылыш...