7 ноябрь 2016 яңалыклары
-
«Оча» торган хатын-кызлар нинди була һәм нигә аларның ял көннәре өй җыештырып үтми - ДӨРЕС ЯШИ БАШЛАУ ӨЧЕН 6 КИҢӘШ
Хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый. Эштән арып өйгә кайтасың, ә анда ашарга әзерләргә, бер дә бетми торган табак-савыт өемен юарга, өй җыештырырга, балаларга дәрес хәзерләшергә кирәк... Авыл хатын-кызларының шуңа өстәп, сыер саву, мал карау, мунча ягу кебек эшләре бихисап. Шулай да өй эшен бәйрәмгә әйләндергән хатын-кызлар да бар...
-
Азнакай Яңа 2017 нче елны каршы алырга әзерләнә
Шәһәребез бизәге булып, төсле утлары белән көмеш тамчыларын тирә-юньгә чәчеп утыручы фонтаны кышка әзерләп, өстен ябып куйдылар. Карлар эреп, көннәр җылыту белән, ул кабат безне куандырыр. Ә әлегә аның тирәсендә Яңа елны каршы аласы, боз тауларында рәхәтләнеп шуасы бар.
-
Азнакайның Актүбә бистәсендә көз аенда туганнарны бүләкләр көтте
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында «Көзге бал» узды. Көз кызы бәйрәм белән котлады һәм көз айларында туганнарга бүләкләр дә тапшырды. Программа кызыклы бәйгеләргә бай булды: «Чаган агачы яса», «Яңгырдан кач», «Яңача «Шалкан» әкияте»ләрендә, викториналарда яшьләр бик теләп катнаштылар. Көзге балда елның алтын фасылы турында сөйлшеп кенә калмыйча, иҗади сәләтләр дә ачылды.
-
Чалпының яшь талантлары Азнакай пенсионерларының күңелләрен яулады
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен "Чын йөрәктән, гади сүзләр белән" дигән кичә үткәрде. Чалпы мәктәбе укучылары өлкәннәргә иң матур җырларын, шигырьләрен, ялкынлы биюләрен бүләк иттеләр. Яшь буын белән өлкән буынның мондый очрашулары тәрбияви яктан да бик әһәмиятле. Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча...
-
Мәнәвез һәм Әгерҗе балалары викторинада көч сынашты
Мәнәвез һәм Әгерҗе мәдәният йортлары директорлары Гөлназ Исламова, Гөлнара Гәбрәкыйпова һәм Әгерҗе авылы китапханәчесе Дөрия Кәримова көче белән Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган викторина узды. Ике авылның да укучылары көзге каникулда тагын бер кат бөек шагыйрьнең әкиятләрен искә төшереп, белемнәрен сынаштылар. Аларга соңыннан тәмле бүләкләр дә таратылды. Чараны...
-
Азнакай гимназиясе укучыларының дәреслек торышларын тикшерү буенча рейдлар үткәрелде
Китапханә атналыгы кысаларында Азнакай гимназиясе укучыларының дәреслек торышларын тикшерү буенча "Ни хәлең бар, китап?" исемле рейдлар үткәрелде. Китап-әсбапларын үрнәк тотучы укучылар ачыкланды, сыйныфлар арасында нәтиҗәләр ясалды. Гимназия укучылары "Китап - гыйлем учагы" исемле радиотапшыру белән эфирга да чыктылар. Тапшыруның максаты укучыларга китапның кеше тормышындагы гаять зур роль уйнавын җиткерү иде.
-
Интернет-хәвефләрдән Азнакай балаларын ата-аналары саклаячак
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә көзге каникуллар алдыннан узган ата-аналар җыелышында Интернет челтәрендә балалар куркынычсызлыгына зур игътибар бирелде. Бүген укучыларның күбесе Интернет челтәренә тоташкан. Ә аннан гел яхшы мәгълумат кына агылмый. Балаларының иминлеген тәэмин итүдә иң беренче чиратта әти-әниләр ныклы ярдәмче булып торалар. Җыелышта шулай ук көнкүрештә янгын куркынычсызылыгы, караңгы...
-
Депутат Руслан Мөгътәсимов Азнакай халкын кабул итәчәк
10 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) шәһәр Советы депутаты, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакай районы авылларында сәламәт тормыш сәхнәләрдән яктыртыла - ФОТО
Авыл мәдәният йортлары арасында "Без сәламәт тормыш яклы" дигән конкурс бара. Ул районыбызда инде алтынчы елын үткәрелә. Барлыгы 9 зонада узачак. 6 зонада үзешчән сәнгать коллективлары үз осталыкларын күрсәтеп өлгергәннәр инде.
-
Азнакайның «Автомодельләштерү» берләшмәсе укучылары республика призы алып кайтты
Балалар иҗат үзәгенең Азнакай 2 нче урта мәктәбе базасында педагог РИф Хаҗиев җитәкчелегендә эшләп килүче «Автомодельләштерү» берләшмәсе укучылары Руслан Сәхипгәраев һәм Булат Хәсәнов Әлмәт шәһәрендә узган автомодельләштерү спорты буенча ачык ярышларда катнаштылар һәм радиоиадрә категориясе буенча 3 нче урынны яулап кайттылар. Әлеге берләшмәгә йөрүчеләр узган ел да бу ярышларда призлы...