7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай көрәшчесе Тимур Миңнехановка "Россиянең спорт мастеры" дигән исем бирелде
Азнакай элек-электән үзенең мәйдан батырлары белән дан тоткан төбәк. Көрәш келәмендә чын-чынлап ут уйнаткан РФнең спорт мастеры Әсләм Шакиров, Рәис Кәримов, Рәфис Ярмиев, татар-башкорт көрәше буенча халыкара хөкемдар Фирдәвес Гәрәев кебек пәһлеваннарның исемнәре районыбызның спорт тарихы битләренә уеп язылган. Бүген инде аларның юлын яшьләр лаеклы дәвам итә. Шушы көннәрдә безгә...
-
Азнакайда «Маяк»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла
Көзгә аяк басуга безнең редакциябездә дә урак өсте - газетабызга язылу башлана. Кыш әле таулар артында кебек тоелса да, ел бетәргә санаулы гына айлар калып бара. Ә вакыт дигәнең, агымсудай, сизелми дә уза бит ул. Бездә халык бүгенге эшне иртәгә калдырырга күнекмәгән. Алдан язлылуның отышлы яклары күп инде аның. Бердән,...
-
Зифа Кадыйрова: "Көчсез ир белән яшәү кызык түгел"
Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде. (Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", "Татарстан", Линар Закиров). Зифа Кадыйрова кичә утырып әсәр язды да бүген популяр булды түгел. Башта аның язганнарын туган-тумачасы, таныш-белеше укып чыга, фатихасын бирә. Шуннан соң Зифа ханым...
-
Шорт-трек буенча регионара ярышларда Азнакайның яшь спортчылары җиңүләр яулады
Түбән Новгород өлкәсендә шорт-трек буенча егетләр һәм кызлар арасында регионара ярышлар узды. Азнакай данын яклап чыгыш ясаучы спортчыларыбыз: Наилә Закирова, Ильяз Хәмәтвәлиев - беренче, Азалия Исмәгыйлова өченче урыннарны яуладылар (тренерлары - Светлана Гыйльфанова). Фото http://rsport.ru/
-
Татарстанда мәгариф бүлеге башлыгы эшкә "үле җан" алган өчен хөкем ителгән
Суд Татарстан Югары Ослан районы мәгариф бүлеге башлыгын мошенниклыкта гаепле дип таныды. (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Югары Ослан районы суды җирле мәгариф бүлеге башлыгы Вилен Касыймовны мошенниклыкта гаепле дип тапкан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү мәгълүматлары буенча 2015 елның августында Касыймов Югары...
-
Азнакай укучыларын юл иминлегенә төшендерәләр
3-7 октярьдә районыбыз мәгариф учреждениеләрендә Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге белән берлектә "Куркынычсызлык буенча синең бишлең" дигән акция үткәрелә. Аның максаты - уку елы башында укучыларны өй-мәктәп-өй маршруты буенча юл куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү.
-
Азнакайда педагог-психологлар семинары узды
«Гармония» үзәгендә педагог-психологлар семинары узды. Анда «Семьеведение» курсларын укыту, ата-аналарга психологик белем бирү мәсьәләре тикшерелде. Практик өлештә педагог-психологларга мониторинг нәтиҗәләрен эшкәртү буенча методик күрсәтмәләр бирелде.
-
Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге тәҗрибәсен Татарстан белгечләре өйрәнде
Кичә районыбыз кунаклар кабул итте. Азнакайда "Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә укучылар белән профориентация эшчәнлеге алып баруда иң яхшы практиклар" исеме астында республика семинары үтте. Аның безнең җирлектә үткәрелүе очраклы гына түгел, әлбәттә. Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүче үзәкләрнең берсе. Соңгы елларда районның мәгариф бүлеге, оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы...
-
Бүген Азнакайда көзге бал бәйрәме узачак
Иртәгә - җомга көнне 17 сәгать 30 минутта Балалар иҗаты үзәге каршы - Татарстан мәйданында көзге бал була. Бәйрәмдә: ретро дискотека, үзешчән сәнгать осталары концерты, мавыктыргыч уеннар һәм төрле бәйгеләр, тәмле ризыклар сәүдәсе. Алтын көз бәйрәмен бергәләп бәйрәм итик!
-
Азнакайда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды
Федераль закон һәм Россия Президенты фәрманы нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә быелгы көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта районыбыздан хәрби хезмәткә 90га якын егет алыначак. Бер ел сизелми үтә дә китә. Узган көздә хәрби хезмәткә алынган егетләребез дә менә-менә туган якларга кайта башлар.
-
Азнакайның физика укытучысы Валентина Гагина - Сорос фонды премиясе лауреаты
Валентина Гагина Азнакай 5 нче урта мәктәбендә 39 ел буе физика укыта. Ул Сорос фонды премиясе лауреаты. Бу аның үз фәнен нинди югары дәрәҗәдә белүе һәм укытуы хакында сөйли. Валентина Викторовнаның Интернет челтәрендә үз сайты бар һәм аннан кулланучылар саны 2 миллионнан артып китә. Эш тәҗрибәсе белән хәтта океан артындагы...