7 октябрь 2014 яңалыклары
-
Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәмдә Азнакайдан 55 педагог та катнашты
Дүшәмбе көнне Казанның "Баскет-холл"ында Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәм узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов педагогларны республиканың көчле интеллектуаль потенциалы дип атады һәм мәгариф системасында Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге үсүен билгеләп үтте. Әлеге тантанада районыбыздан 55 педагог та катнашты. http://www.tatar-inform.ru/news/2014/10/06/425518/
-
Азнакай районында “Әбиемнең (бабамның) оста куллары” күргәзмәсе оештырыла
Безнең Азнакай ягы гомер-гомергә оста куллы кешеләре белән дан тотты. Кайсы гына авылга барма - анда әби-апаларның сандык тулы чигүле яулык-җәймәләренә, ага-бабаларыбызның җиз комган-ялгашларына, агачтан челтәрләп эшләнгән тәрәзә кашагаларына һәм тагын әллә никадәр, санап та бетермәслек кул эшләренә әле дә тап булырга мөмкин. Районның Яшьләр эшләре идарәсе аларны барлау максатында...
-
Актүбә бистәсе кешесендә наркотик матдә табылган
"Мәк" операциясенең икенче этабы дәвам итә. Ул 31 октябрьгә кадәр барачак. Әлеге этап барышында оператив чаралар, рейдлар үткәрелде. Аларның әле шушы көннәрдә генә уздырылган чираттагысында Актүбә бистәсендә яшәүче берәүдән 98 грамм наркотик матдә табып алына.
-
Азнакайда салым түләү вакыты якынлаша
Көзнең икенче аена аяк бастык. Салым түләүнең соңгы көненә дә бик аз вакыт калып бара. Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла дигән гыйбарә киң таралса да, күпләребез әлеге эшне соңгы көнгәчә сузабыз. Ләкин ничек кенә булса да салым инспекциясе алдындагы бурычыбызны капларга туры килә. Салым түләү, аны билгеләү буенча сораулар белән...
-
Азнакайда яңа мәчет ачылды
"Азнакай нуры" мәчете нурларын сибә. Районыбызда берсеннән-берсе күркәм мәчетләр калка. Изге Корбан гаете көннәрендә шәһәрнең көнчыгыш микрорайонында тагын бер иман йорты ачылды. - Былтыр биредә бергәләп нигез ташын салган идек, быел менә мәчет ишекләрен ачып кердек. Исемен дә җисеменә туры китереп, "Азнакай нуры" дип атадык. Ул Азнакаебызга үзенең нурын сибеп,...
-
Азнакайда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 12 палата эшләнәчәк
"Безнең кадерле ветераныбыз" республика акциясенең районыбызда ни рәвешле тормышка ашырылуы турында "Маяк" газетасы битләрендә әледән-әле яктыртып киләбез. Шушы көннәрдә район үзәк сырхауханәсендә булып, бу юнәлештә эшләр барышы белән янә кызыксынып алдык. Акция кысаларында район үзәк сырхауханәсендә оешма-предприятиеләр көче белән Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар эшләнүен хәбәр иткән идек...
-
Азнакайда "Маяк"ка язылу бара
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәте дә эшли. Сез "ТАТМЕДИА" ААҖ басмаларына өегездән чыкмыйча, он-лайн режимда да языла аласыз. Моның өчен "Россия почтасы" тәкъдим иткән каталогтан үзегезгә ошаган басмаларны сайлап алып, өегезгә китерү юлын сайларга, нинди...