7 июль 2014 яңалыклары
-
Азнакайда Яшьләр көнен 12 июльдә бәйрәм итәчәкләр
Яшьләр көнен шәһәребездә үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә җыеналар. Азнакайлыларны 12 июльдә 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында татар эстрадасы йолдызлары катнашында күңелле бәйрәм көтә. Биредә шулай ук яшьләр лидерларын бүләкләү тантанасы да булачак. Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расых Шәкуровның 2014 елның 7 июльдәге 169нчы боерыгы нигезендә Азнакайда Яшьләр көнен бәйрәм итү...
-
Азнакай укучылары урман хуҗалыгы серләренә урманчылык мәктәпләрендә төшенә
Табигатькә мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә. Әлеге юнәлештә районыбызның 4 нче лицеенда, 9 нчы, Кәкре Елга һәм Чалпы мәктәпләрендә урманчылык мәктәпләре оештырылган. Укучылар урманнарны яклау һәм саклауга үзләреннән өлеш кертәләр, аның үсемлек һәм тереклек дөньясын өйрәнәләр, урман хуҗалыгы белән берлектә агачлар утырталар.
-
Азнакайның иң яхшы билингваль балалар бакчасы миллионер булды
Азнакай мәгариф идарәсе узган уку елында республика бәйгеләрендә актив катнашып, 3 млн 200 мең сумлык грант отты. Җиңүчеләр арасында 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасы да бар. Алар "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында (ике теллелекне тормышка ашыру программасы буенча) 1 млн сумга ия булдылар. Аның 500 мең сумы - ремонтка,...
-
Азнакайның ике мәктәбендә инвалидлар өчен пандуслар куялар
Мөмкинлекләр чикләнергә тиеш түгел. Инвалидлар өчен шартлар булдыру, җәмәгать урыннарында хәрәкәт итүне уңайлырак итү максатыннан Россиядә һәм Татарстанда махсус программалар эшли. Быел шәһәребезнең 2 һәм 7 нче мәктәпләре "Уңайлы мохит" программасына керде. Әлеге белем бирү йортларында пандуслар куела башлады. Бу максатларга 5 млн 572 мең сум акча бирелгән. ФОТО
-
Азнакайның яшь экологларлары байбаклар колониясен өйрәнү экспедициясенә чыгып киттеләр
"Татнефть" ААҖнең район мәгариф өлкәсенә ярдәме зур. Җәмгыятьнең "Сәләтле балалар" фонды байбаклар колониясен өйрәнү экспедициясен оештыруга 50 мең сум акча бирде. Шулай ук мәгариф идарәсе дә бу эшкә 40 мең сумлык өлешен кертте. ЧАТЫР ТАУ КҮРЕНЕШЛӘРЕН ҺӘМ БАЙБАКЛАРНЫ МОНДА БАСЫП КАРАГЫЗ Укытучы Анатолий Байков җитәкчелегендә Азнакай 2 нче урта мәктәбенең...
-
Азнакайның Кәкре-Елга авылында модульле ветеринария пункты ачылды (ФОТО)
Азнакайның Кәкре-Елга авылында республика программасы буенча модульле ветеринария пункты ачылды. Каян ишеткән диген, Раил инде дәваларга песиен дә күтәреп килгән. Әмма кеше бик күп булгач, песи чыгып качты, ә малай елый башлады. БАШКА ФОТОЛАРНЫ МОНДА БАСЫП КАРАГЫЗ - Елама, - дип юатабыз аны. - Хәзер нәни дусларыңны дәвалар өчен "шифаханә"...
-
Азнакайда янәдән салкын һәм яңгырлы көннәр урнашачак
Татарстан синоптиклары фарызлавынча, Азнакайда бу атнада аязучан болытлы һава булачак. Яңгырлар пәнҗешәмбе башланачак һәм киләсе атнада да дәвам итәчәк. 7 июльдән 10сына кадәр көннәр әле җылы торырга вәгъдә итә, көндезге һава температурасы +23 градус тәшкил итәчәк. Ләкин инде җомгада көн кинәт суытачак: +15 градус булачак. Ә ялларда температура тагын биш...
-
Азнакайда атка утырып печән алып кайткан 16 яшьлек егеткә штраф салганнар
Җәен бала-чага артыннан гел күз-колак булып торырга кирәк. Алар бит борча кебек, сикерәләр, йөгерәләр, үрмәлиләр... Зурраклары мотоциклга атланып чыгып чаба. Тагын да кыюраклары машинага яки тракторга утырырга да күп сорамый. Мәктәпләрдә яшүсмерләргә кагылышлы яңа закон чыккан саен аңлату эшләре алып барыла. Чирек һәм уку елы азагында һәр бала каникул чорында...