7 июнь 2016 яңалыклары
-
Юынтык суга батасың килмәсә, әҗәтеңне түлә
Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен район буенча 89 млн сумга, шәһәр буенча 54 млн сумга якын әҗәт җыелган. 1 июньнән идарәче оешмалар бу юнәлештә комплексы эшли башладылар. Хәзер әҗәтеңне вакытында түләмәсәң, юынтык суыңны агыза алмаячаксың, чөнки канализация торбасына чикләгеч җайланма урнаштырылачак. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хәбәр итүенчә, моның өчен суд карары...
-
Азнакайда торак милекчеләре ширкәтләрен идарә итү компанияләре алыштырачак
1 июльдән "Россия Федерациясе торак кодексы"ның 136 нчы маддәсе 2 нче өлеше 1 нче пунктында каралган таләпләргә туры килмәгән торак милекчеләре ширкәтләре үзгәртеп корылачак. Әлеге закон буенча торак милекчеләре ширкәте төзү өчен күп фатирлы ике яки аннан артыграк торак йортның дәүләт кадастр документлары буенча бер гомуми чиктәге җир участогында урнашуы...
-
12 июнь - Россия көне. Азнакайда күптөрле чаралар үтәчәк
Ел да Россия көне - 12 июнь районыбызда күптөрле чаралар белән бик истәлекле үтә. Быел да аңа ныклы әзерлек бара. Бу көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында бәйрәм чарасы узачак. Әлеге бәйрәмгә багышлап, шәһәребезнең 1нче мәктәбе спорт мәйданчыгында ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Азнакай муниципаль районының ачык турниры оештырыла.
-
Июнь ае – Азнакай чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнарның кызу чагы
Төп фәннәрдән - математика һәм рус теленнән сынаулар артта калды инде. Сайлап алынганнардан: җәмгыять белеме, инглиз теле, биология, информатика, тарих, химия, физиканы тапшырасылары калды. Чыгарылыш балы 25 июньдә узачак.
-
Азнакайда, сайлауларда сукырлар да мөстәкыйль тавыш бирә алачак
Билгеле булганча, быел 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы сукырлар һәм начар күрүчеләр дә мөстәкыйль тавыш бирә алачак: алар өчен махсус трафаретлар ясалачак. 6 июньдә Азнакай районы территориаль сайлау комиссиясе район үзәк китапханәсе белән берлектә әнә шундый физик мөмкинлекләре чикләнгән азнакайлылар белән...
-
Азнакайлылар #Подпиши родителей #Подпиши близких акциясенә кушылыгыз!
Якыннарыбызны сөендерергә ашыгыйк Татарстанда әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе дәвам итә. Аңа беренчеләрдән булып Дәүләт Думасы, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары да актив кушылган булса, аннары республика җитәкчелеге күтәреп алды. Мәсәлән, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башка күпләр бар. Азнакайда да...
-
Азнакайлылар #Подпиши родителей #Подпиши близких акциясенә кушылыгыз!
Якыннарыбызны сөендерергә ашыгыйк Татарстанда әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе дәвам итә. Аңа беренчеләрдән булып Дәүләт Думасы, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары да актив кушылган булса, аннары республика җитәкчелеге күтәреп алды. Мәсәлән, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башка күпләр бар. Азнакайда да...
-
Азнакайлылар, игелекле булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез
Синең ярдәмгә мохтаҗ булган берәрсенә чак кына булышлык күрсәтә алсаң да җаннар җылынып, күңелгә рәхәт булып китә. 1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көнендә Татарстан мәйданында үткән шәфкатьлелек концертында акча туплауда үз өлешен кертеп, райондашлар да шундый халәт кичергәндер. Бу чарада җыелган 102 мең сумнан артык акча районыбызда яшәүче өч...
-
Азнакайлылар, парлы булсагыз гына яшәү ямьле
ЗАГС - ул кеше гомерендә үз эзен калдыра торган кечкенә генә бер дөнья. Ә бит биредә рәсмиләштерелгән һәр гражданлык халәте акты артында кемнеңдер язмышы. Шуңа күрә дә алар гомерлек сакланучы документ санала. Менә шушы серле дөнья пәрдәсен ачып, алай гына да түгел, биредә кайнаган тормыш белән якыннанрак танышып, бүлек җитәкчесе...
-
“Иң яхшы мәктәп – 2016” фотоконкурс нәтиҗәләре
Дуслар! "Маяк" газетасы редакциясе сайтында ( http://aznakaevo-rt.ru) "Иң яхшы мәктәп - 2016" өчен он-лайн тавыш бирү үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыеп, шәһәр мәктәпләре арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбе, авыллар арасында Чубар Абдул мәктәбе җиңеп чыкты. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен 10 июньдә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча редакциядә...
-
Азнакайда узган атнаның нәтиҗәләре
Авыл хуҗалыгында - кызу чор Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең бер генә мизгелгә дә тынып торганы юк. Әле кайчан гына язгы кыр эшләре беткән иде, инде авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә кереште. -Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, терлек азыгы хәзерләү буенча...
-
Азнакайда милли бәйрәмебез Сабантуй узды
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне! Узган атнада Азнакайда игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча Азнакай республикада быел да беренче урында: район буенча 100 меңнән артык гектарда иген культуралары чәчелде. Терлекчелек буенча да Азнакай...