7 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакай укучылары Бөтенроссия фәнни конференциясендә дипломант булдылар
Казанда узган Н.Лобачевский исемендәге беренче Бөтенроссия фәнни конференциядә Азнакайның ун унберенче сыйныф укучысы катнашу бәхетенә иреште. Аларның һәрберсе үз секцияләрендә тикшеренү эшләрен яклады. Нәтиҗәдә 7 нче мәктәптән Рәйлә Тинбакова, 5 нче мәктәптән Диана Хәсәнова, 8 нче мәктәптән Илүзә Һадиева өченче дәрәҗә дипломант булдылар.
-
Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләренә һәм Россиядә кино елын ачуга багышланган тантаналы чара узды. Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә республика һәм район җитәкчелеге бүләкләре тапшырылды. - Районыбызның алга баруына шатбыз. Мәдәният өлкәсендә дә зур уңышларга ирешәбез, шәһәребездә, авылларда яңа мәдәният йортлары калкып тора. Нәни балалардан алып иң өлкән ветераннарга кадәр иҗат дәрте...
-
Азнакайда «Татар малае» бәйгесе старт алды
Бүген Балалар иҗат үзәгендә "Татар малае" бәйгесе старт алды. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана һәм районыбызда беренче тапкыр үткәрелә. Сайлап алу турында авыл һәм шәһәр балалар бакчаларыннан утызга якын малай туган телебездә матур итеп сөйли белүдә, җырга, биюгә осталыкта һәм кул эшләре буенча көч сынаша....
-
Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләренә һәм Россиядә кино елын ачуга багышланган тантаналы чара узды. Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә республика һәм район җитәкчелеге бүләкләре тапшырылды. - Районыбызның алга баруына шатбыз. Мәдәният өлкәсендә дә зур уңышларга ирешәбез, шәһәребездә, авылларда яңа мәдәният йортлары калкып тора. Нәни балалардан алып иң өлкән ветераннарга кадәр иҗат дәрте...
-
Әдилә Габдраупова олимпида һәм бәйге җиңүчесе!
КФУның 2015-2016 елгы төбәкара олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбе укучысы Әдилә Габдраупова "Җәмгыять белеме" фәне буенча призлы урынны яулады. Әдилә Казан Федераль Университетында үткәрелгән "Без - илебезнең киләчәге" Бөтенроссия бәйгесендә дә катнашып, җиңү яулады.
-
Азнакайлылар яхшы уңыш алырга әзер
Әле җәй дә, әле кыш диярсең. Әле генә ялтырап кояш чыгып, җир өслеген кипшендереп ала. Бераздан яңгыр гына түгел, хәтта кар да төшә башлый. Мондый шартларда игенчеләргә бигрәк авыр. Шуңа да карамастан алар кыр эшләрен башкарырдай һәр минутны нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Якшәмбедә "Марс" хуҗалыгы игенчеләре басуга чыккан иде, атна башыннан...
-
Азнакай районында техника әзерлегенә бәя биреләчәк
Татарстанда техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшерү буенча агросәнәгать оешмаларында конкурслар башланды. Комиссия районнарда машина-трактор паркларының әзерлеге, хезмәтне саклау, техниканың сыйфаты һәм башка таләпләрнең үтәлешен тикшерәләр, бәя бирәләр. Республика комиссиясе шимбә көнне Азнакай районы аграрийларында булачак. Язгы кыр эшләренә тулысынча әзерлекле Азнакай игенчеләре сынатмаслар дигән ышанычта калабыз.
-
Азнакайда Бөтендөнья Сәламәтлек көне уңаеннан максатчан чаралар оештырыла
Бөтендөнья Сәламәтлек көне быел 66нчы тапкыр билгеләп үтелә. Бу уңайдан район үзәк сырхауханәсе тарафыннан ел да максатчан чаралар оештырылып килә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да сәламәт яшәүгә багышланган тәрбия сәгатьләре, физкультминутлар, очрашулар үтә. Киләсе атна башында район җитәкчеләре белән киңәшмә дә һәр елдагыча, Татарстан мәйданында физик күнегүләр ясаудан башланачак.
-
Бүген Азнакайда Кино елын ачу тантанасы булачак
Районда нинди генә чара үткәрелмәсен, аларның төп бизәге булып сәнгать осталарының чыгышы тора. Мәдәният хезмәткәре иртәсен дә, кичен дә, эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә армый-талмый халыкка хезмәттә. Бүген, ягъни 7 апрельдә Мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан һәм Россиядә кино елын ачуга багышланган тантаналы чара узачак. Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләүләр...
-
Азнакайга кабат кыш килә мени?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 7 апрель көнне Азнакайда аяз һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +1 +5 градус җылы. Төнлә 0 -3 градус булачак. 8 апрель көнне болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр явачак. Температура көндез +3 +4 градус, төнлә +2 -5 гадуск булачак. Яңгырлы...