7 февраль 2016 яңалыклары
-
Алимент түләмәс өчен әти кеше 8 яшьлек кызына киллер яллаган
60 яшьлек бизнесмен үзенең 8 яшьлек кызын һәм хатынын үтерү өчен киллерга мөрәҗәгать итә. Моның өчен аңа 5 мең доллар сум акча вәгъдә итә. Казахстан хокук сакчыларына бу хакта билгеле була һәм алар кыз белән әнисен сак астына ала. Нәтиҗәдә алар бизнесменны һәм 52 яшьлек киллер тоткарлый. Әти кеше бу...
-
Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә» ачылды
Укучыларны китапка ничек тартырга? Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә» оештырып, моны уңай хәл итү юлын тапканнар. - Мәктәптә заманча җиһазлар белән баетылган ике уку залы һәм дәреслекләр өчен аерым китапханә булуга карамастан, укучылар фойеда урнашкан шушы почмакка күбрәк тартылалар. Алар тәнәфес вакытында киштәләрдәге китапларны сайлап укыйлар, башваткычлар чишәләр, рәсем...
-
Шагыйрь Илдус Гыйләҗев укучылар белән очрашты
Иҗат әһелләре - Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә һәрчак көтеп алынган кадерле кунак. Олуг юбилее уңаеннан шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән очрашу да һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды. Кичә әдипнең тирән эчтәлекле шигырьләре, аларга кызы Резеда Гыйләҗева тарафыннан язылган җырлар, яшь каләмчеләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Илдус Гыйләҗевның тел, милләт, авылның киләчәге...
-
Яшь азнакайлыларның намус Кодексы кабул ителде
Хезмәт коллективларында отчет җыелышлары дәвам итә. Иң эре бюджет оешмаларының берсе булган мәгариф идарәсе дә узган еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, алга бурычларын билгеләде. Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, 2015 ел Яңа Юл микрорайонында «Әллүки» балалар бакчасы, 7 нче мәктәп базасында психологик-педагогик хезмәт ачылу, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең үсеше,...
-
Азнакайлылар “Сандугач сайрар илем” фестивалендә тагын лауреат булдылар
"Татнефть" ААҖнең "Рухият" яңарыш фонды тарафыннан менә унтугызынчы елын үткәрелә торган "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивалендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Лузиза Латыйфуллина укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. "Җиз, агач, тынлы һәм бәрмә уен коралларында башкаручылар" номинациясендә Диләфрүз Казакова беренче дәрәҗә, "Пять с плюсом" ансамбле икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Концертмейстрлары...
-
Мәдәният хезмәткәрләре Азнакаебыз данын еракларга тарата
Азнакайда мәдәни дөнья тулы көченә кайный. Сәнгать осталарыбыз район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Алар Азнакай данын республика күләмендә генә түгел, чит төбәкләрдә һәм илләрдә дә лаеклы яклыйлар. Бу хакта төрле бәйгеләрдә җиңүләр, фестивальләрдә катнашулар ачык сөйли. Мәдәният идарәсенең еллык отчет җыелышында да һәр чыгышта бу хакта...