7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Заправкада машинасына ут төрткән
Хатын-кыз хатын-кыз инде ул! Юкка гына руль артында утырган ханым һәм туташларны күпчелек ир-ат өнәми торгандыр... Менә бит әле Сургут шәһәрендә бер автоледи ягулык салу станциясендә үз машинасына үзе ут төрткән. Ягулык салган вакытта ул нилектәндер зажигалка белән файдаланырга уйлаган. Шул сәбәпле ул, бердән, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозса, икенчедән, автомобиленә зыян...
-
Азнакайда балалар өчен кызыклы тамашалар дәвам итә
Шәһәрдә Яңа ел каникуллары вакытында да мәдәни тормыш тынып тормый. Әле монда, әле тегендә балалар өчен күңелле чаралар оештырыла. Әнә шундый бәйрәмнең чираттагысы бүген «Шифа» каршында үтте. Көн суык булуга карамастан, чыршы кырына җыелган сабыйларның саны иксез-чиксез иде. Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук алар...
-
Машина отам дип, 150 мең сум акчасын урлаткан
Хокук яклаучылар халыкны һаман саен алдакчыларның кармагына эләгүдән кисәтеп торуына карамастан, андый күңелсез очраклар кимеми. РФ Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең "Дәрвишләр" 14нче полиция бүлеге хезмәткәрләре кеше алдалау факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 бүлеге нигезендә чираттагы җинаять эшен кузгатты. 2015 елның 6 декабрендә көндезге сәгать 2ләр...
-
Мәет терелеп өенә кайткан
Дустының "рух шатлыгына" чираттагы рюмкасын күтәргән адәм тере "мәетне" күреп аңын җуйган... Бу хәл Владивостокта булган. Бер төркем дуслар эчеп утырган вакытта араларындагы ир авыраеп китә. Дуслары ашыгыч ярдәм чакыралар, алары үз чиратында ирнең үлемен билгеләп, моргка озата. Бәхеткә, ул үлмәгән була, суыткычта айнып китә һәм ярдәмгә чакыра башлый. Шул...
-
Бүген Раштуа бәйрәме билгеләнә.
Бүген православие динен тотучылар дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа билгеләнә. Йөзләрчә православие динен тотучы азнакайлылар 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Актүбә бистәсе чиркәвендә һәм Азнакай приходында Раштуа гыйбадәтендә катнаштылар. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайның православие дине вәкилләре белән очрашты. Ул приход кешеләрен якты Раштуа бәйрәме...