6 июль 2015 яңалыклары
-
Азнакай мәгариф учрежденияләре яңа уку елына әзерләнә
Мәгариф системасында ел сентябрьдән башлана. Учреждениеләрдә җәйге айларда да эш туктап тормый, яңа уку елына әзерләнәләр. Бу атнада махсус комиссия балалар бакчаларының әзерлеген тикшерергә чыкты. Республика программасы буенча капиталь ремонт Азнакайның 2, 3 нче, Актүбәнең 3 нче, Урсай мәктәпләрендә бара. Шулай ук "Уңайлы мохит" республика программасы да дәвам итә. Узган...
-
Азнакайга Бакчасарай балалары килде
Азнакайның чит илләр белән багланышлары ныгыганнан-ныгый бара. Әле шушы көннәрдә генә Бакчасарай шәһәренең "Әүдәт" балалар бию коллективы "Чатыр тауда җыен" халыкара фольклор фестивелендә катнашырга килде. Аларны башта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте, истәлеккә Азнакай сувенирлары тапшырды. Яшь кунаклар районыбызның мәгариф учреждениләре, ял-сәламәтләндерү үзәкләре, музейлары белән дә таныштылар.
-
Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үтте
4 июль көне районыбызда "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үтте. Азнакаебыз тагын бер кат ут күршеләребезне һәм башка кунакларны киң колачларын җәеп каршылады. Инде биш ел рәттән үткәрелә торган әлеге фестиваль быел тагын бер баскыч өскә күтәрелеп, халыкара дәрәҗәсе исемен алды. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы,...
-
Азнакайда наркотикларга «юк» дияргә кирәген төшендерделәр
Үсмерләр арасында хокук бозулар еш кына аңны томалаучы препаратлар кулану нәтиҗәсендә кылына. Беркем дә наркоман булып тумый, балаларны, яшүсмерләрне бу юлга ансат кына акча эшләп баю ягын кайгырткан затлар тарта. «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрдәге балалар белән аларны начар юлга кереп китүдән саклау...
-
Азнакайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылылык көнен Яшьләр бакчасында билгеләп үтәчәкләр
Гаилә - җәмгыятьнең тоткасы ул. Аны данлау, ныклыгын тәэмин итү максатларында 2008 елдан башлап 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылылык көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм шәһәребездә дә тантаналы шартларда уздырыла. Быел да азнакайлыларны 18 сәгатьтә яңа микрорайондагы Яшьләр бакчасында күркәм чара көтә.
-
Азнакай укучысы Зөлфия Хәмитова «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашты
Миңа быел «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Ике дистә ел дәвамында үткәрелүче әлеге фестиваль яшь каләмчеләр өчен чын тормыш мәктәбе. Без Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, танылган артистлар белән очраштык. Иң саллы газета-журналлар хезмәткәрләре безнең белән мастер-класслар, пресс-конференцияләр уздырды. Ә кичләребез...