6 май 2016 яңалыклары
-
Азнакай укучылары – Кырлайда
Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан районда күптөрле чаралар оештырылды. Алар җирлегебез кысаларына гына сыймый, республикакүләм төс алды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай территориаль бүлеге сәяси советында аның секретаре Марсель Шәйдуллин тарафыннан мәктәп укучылары арасында бөек әдипнең иҗатына багышлап инша бәйгесе уздыру турында карар кабул ителде. Бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары -...
-
Азнакай янгын сүндерүчеләре балалар белән очрашты
Ут чыгу кебек бәла-казалардан саклану өчен балаларның янгын кагыйдәләрен белеп торуы һәм аларны беренчел чаралар белән сүндерергә өйрәнүе дә кирәк. Азнакай янгын сүндерүчеләре әлеге максаттан даими рәвештә мәктәп укучылары белән очрашулар уздыралар. Күптән түгел генә алар Азнакайдагы 1 нче мәктәптә булдылар һәм янгын куркынычсызлыгы дәресе уздырдылар. 24 нче янгын часте...
-
Азнакай районында сыер савучылар һәм сабанчылар бәйгесе узачак
Май аеның бар табигать яшеллеккә күмелеп, чәчәккә төренгән бер мәлендә районыбызда сыер савучылар һәм сабанчылар бәйгесен уздыру матур бер традициягә әйләнде. Ул терлекче һәм игенчеләребезнең үзенчәлекле Сабантуй бәйрәменә әверелде. Быел Азнакайда сыер савучылар бәйгесен 20 майда "Таллы Бүләк" хуҗалыгында, сабанчылар бәйгесен 23 нче майда "Марс" хуҗалыгында уздырырга планлаштыралар.
-
Таксистлар газ двигателен хуплый
Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә. Әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юрибик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу...
-
Илгизәр Шәйдуллинның гади бәхете
Илгизәр янгын сагы хезмәтенә очраклы гына килеп керми. Туганнан- туган абыйсы - Альфред Гарифуллин 24 нче янгын частен җитәкли. Бертуган абыйсы Роберт та шушында ук хезмәт итә. Якыннарының киңәше буенча үзен бу хезмәттә сынап карыйсы итә. Эше бик җаваплы һәм куркыныч булса да, янгын сүндерүчеләрнең кешеләргә игелек кылулары, үзара дус,...
-
Азнакай янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кисәтә
Азнакай муниципаль районында быел 12 янгын теркәлгән. Аларның 11е торак секторында. Ике янгында ике кешенең гомере өзелде. Узган ел балалар уйнавы аркасында ике янгын теркәлгән булса, быел андый очраклар юк. Әмма тынычланырга кирәкми. Кагыйдә буларак, балалар ут белән өйдә үзләре генә калганда, шөгыль тапмыйча күңелсезләнгәндә ут белән шаяралар. Күпләре кызыксынып...
-
Азнакайда 70 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылган
Азнакай урамнарында күзнең явын алырдай лалә чәчәкләре һәркемнең күңеленә шатлык, сөенеч өсти, яшәгән җиребезгә ямь бирә. Бу матурлык нигездә яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие хезмәткәрләренең тырыш хезмәте белән тудырыла. Алар тарафыннан районыбызга 70 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылган һәм сатылган, шуларның 30 меңләбе шәһәр эчендә.
-
Азнакайның “Алтынчәч” балалар бакчасында бәйрәм узды
Шәһәребезнең "Алтынчәч" балалар бакчасы коллективы ел саен сугыш һәм хезмәт ветераннарын Җиңү бәйрәме алдыннан очрашуга җыя. Быел да өлкәннәр бу чакыруны көтеп алып, аңа бик рәхәтләнеп килделәр. Быел әлеге чарада республиканың "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Эльвира Галиева җитәкләгән Азнакай бүлеге әгъзалары да катнашты. Алар кунаклар-ветераннарны, коллективны, сабыйларны бәйрәм белән...
-
Азнакайда 5 майдан 20 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә.
Режим вакытында чүп һәм коры үләннәрне яндыру, ачык һавада учак ягу тыела. Бу чорда штраф күләме ике тапкырга арта. Закон бозучы гражданнарга 2-4 меңгә кадәр, урындагы кешеләргә 15- 30 меңгә кадәр, ә юридик затларга 400-500 меңгә кадәр штраф салыначак.