6 май 2014 яңалыклары
-
Азнакайның Ишкәев исемендәге паркында баскетбол мәйданчыгы ачылды
Ел фасылының иң матур һәм күркәм вакыты - май аена аяк бастык. Дистә еллар узгач та, без инде онытыла барган ләкин шул ук вакытта һәркемгә якын булган 1 Май бәйрәмен билгеләп үтәбез. Өлкән буын өчен 1 Май, хезмәт ияләренең берләшү символы буларак, азатлык, гаделлек, бердәмлек кебек мөһим кешелек кыйммәтләрен чагылдырса,...
-
Азнакайның Почетлы гражданины Миргасим Касыймовка 98 яшь тулды
Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән, илгә Җиңү алып кайткан солдатлар сафы нык сирәкләнде. Шәһәребезнең мөхтәрәм ветераны Миргасим Касыймов әнә шул солдатларның берсе. Ул Сәпәй авы-лында туып, 13 яшьтән колхоз эшенә җигелә. 1933 елда авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый, авыл Советы сәркатибе итеп куела. Шул ук елның сентябрендә ВЛКСМ райкомына эшкә...
-
Азнакайның алдынгы игенчеләре быел да сертификат белән бүләкләнәчәк
Бүген "Чатыртау" җәмгыяте (Уразай авылы) басуында иртәнге 5 сәгатьтә язгы кыр эшләре уңаеннан оешкан штабның күчмә утырышы узды. Яңа оешып килүче хуҗалыкның әлегә проблемалары да юк түгел. "Бергәләп киңәшләшеп, ярдәмләшеп, хуҗалыкны торгызырга, элеккеге данын кайтарырга кирәк", - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Биредә гомумән, чәчү эшләренең барышы турында эшлекле...
-
Азнакайда 10 гектар чамасы урман полосасы янган
Көннәрнең коры торуы сәбәпле, янгын чыгу куркынычыннан саклану кирәклеге, урман-болыннарда учаклар яндырмау турында кисәтелеп торылса да, сансызлар табыла. Шулай 2 май көнне Әсәй авыл биләмәсе җирлегендә урман полосасының януы турында хәбәр алына. Янгынчылар, урманчылар - бергәләп бар көчне аны сүндерүгә туплый. Кызганыч, 10 гектар чамасы урман полосасы янып, табигатькә зыян...
-
Азнакайда талпанның баш калкыткан чоры башланды
Яз - талпанның баш калкыткан чоры. Әлегә медучреждениеләрдә талпан энцифалеты очраклары теркәлмәсә дә, бу вакытта аеруча сак булу кирәк. Әлбәттә, иң отышлы ысул - вакцина ясату. Ә инде талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин. Май, июнь, июль...
-
Азнакай сәнгать мәктәбенең “Бәхет” ансамбленә 15 яшь тулды
Җирлегебезнең горурлыгы булган, Азнакай сәнгать мәктәбенең "Бәхет" ансамбленә (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина) шушы көннәрдә 15 яшь тулды. Әлеге иҗат коллективы район данын республика, халыкара бәйгеләрдә уңышлы яклавы белән билгеле.
-
Азнакайда мөгезле эре терлекләрнең баш саны арткан
Районыбызда мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча эзлекле эш алып барыла. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда алар 1052 башка арткан һәм бүгенге көнгә 24762 гә җиткән. Шунысы куанычлы: арту читтән терлек сатып алу хисабына түгел, ә бәлки бозау алу, үлем-китемнәргә юл куймау нәтиҗәсендә.