6 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Җиһаншиннар ничек Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең клибына эләккән?
Азнакай районы Карамалы Елга (Чалтаймас) авылында алты дистә ел бергә гомер кичерүче хезмәт ветераннары Тәслия һәм Язкәр Җиһаншиннарны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде. Гомерләрен туган җиргә, аны үстерүгә багышлаган хезмәт ветераннарына озын гомер, ныклы сәламәтлек, алга таба да шулай матур итеп, тигезлектә яшәүләрен теләде. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең җыр...
-
Азнакайда иминлекне кайгырталар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Санкт-Петербургта булган терракт уңаеннан 6 апрельдә республикабызның барлык төбәкләрендә, шул исәптән районыбызда террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешмалар, мәгариф учреждениләре җитәкчеләре катнашты. Муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин, чыгыш ясаган хокук һәм иминлек саклау хезмәтләре читтән килгән кешеләргә карата аеруча сак булырга,...
-
Азнакайның 4 яшь әнисенә “Сабый тартмалары” тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Тартмаларда күкрәк баласы өчен 6 айга кадәрге кирәкле барлык әйберләр бар.
-
Котлыйбыз Абдуллина Алсу Фәнис кызын
Стәрле авылында туып, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кызым Абдуллина Алсу Фәнис кызының туган көне -50 яшьлек юбилее. Юбилеең белән котлап сиңа сәламәтлек, озын гомер телибез. Тормышыңда зур сынаулар кичергән, әмма авырлыкларга бирешмәгән, һәрчак көләч йөзле кызым бит син. Кадерләп үстергән кызың Алинә өчен әти дә, әни дә булдың,...
-
Азнакайда эт белән мәче дә дус яши. ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Эт белән мәче кебек диләр талашып-сугышып яшәгән кешеләрне. Әмма кайчакта безгә хайваннар үрнәк күрсәтәләр. Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия һәм Язкәр Җиһаншиннарның эте белән мәчеләре бик тату. Акбай алар янына беркемне дә якын китерми, үз балаларыдай кадерләп саклый.
-
Азнакайлылар, “Тоннель” рейды операциясе үткәрелә
Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда иминлекне саклау, йөрү кагыйдәләрен тупас бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан 7 апрельдә үткәрә. Юлларда сак булыйк, таләпләрне бозмыйк!
-
Кичә кич белән Митрәй авылы янында исерек хәлдәге, хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүче идарә итүне югалтып, юлдан тәгәри.. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай егетләре армиягә китәргә әзерләнә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Егетләребез хәрби частьләргә 17 апрельдә китә башлаячак. Бу дүшәмбедә районның хәрби чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Комиссияне бу көнне ике дистәдән артык егет үтте.
-
Азнакайның “Юлдаш” агитбригадасы һәрчак юлда. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә картлар һәми инвалидлар йортында "Юлдаш" агитбригадасы шәһәребезнең 30 еллыгына һәм Экология елына багышлап, концерт куйды. Тамашачылар артистларга бик рәхмәтле булып калдылар.