6 апрель 2015 яңалыклары
-
Азнакай “Сандугач” сайрар илем” фестиваль-конкурсында – беренче!
"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган "Сандугач" сайрар илем" фестиваль-конкурсы быел Азнакай өчен зур җиңү алып килде - ул унсигез район арасыннан барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынга чыкты. Бу бәйгенең "Вокал" номинациясе үз җирлегебездә - "Каенкай" ял лагерында оешкан төстә узуын да истәлекле вакыйга буларак билгеләп үтәргә...
-
Азнакайның “Юлдаш” вокаль ансамбле “Бәллүр йолдызчыклар” Бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабында беренче дәрәҗә лауреат булды
"Бәллүр йолдызчыклар" ("Хрустальные звездочки") Бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабында уңышлы чыгыш ясап, Азнакай сәнгать мәктәбенең "Юлдаш" вокаль ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды. Ул анда татар халык җыры "Ашхабад"ны башкарды. Хәзер ансабльне Мәскәүдә җитди бәйге көтә. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге бу коллектив быел гына да "Йолдызлык" фестиваленең төбәк...
-
Үзешчән сәнгать смотр-конкурсында ике йөзгә якын коллектив катнашты
Һәр язда районыбызда бик күп талантларга юл ачучы үзешчән сәнгать смотр-конкурсы уза. Быел ул Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әлеге бәйгедә 67 авыл җирлеге, 100гә якын оешма-предприятие коллективы катнашты. Моңарчы күрелмәгәнчә, коллективлар бик актив булды. Ә иң яхшы чыгышларны азнакайлылар 9 апрельдә Мәдәният йортында узачак гала-концертта тамаша кыла алачак.
-
Азнакай районында табиб - психиатр үз эшенә җавапсыз карап бер гражданинга “машина йөртүгә яраклы” дигән билге куя
Азнакай районында табиб - психиатр үз эшенә җавапсыз карап, табиб-наркологта исәптә торуына карамастан, бер гражданинга "машина йөртүгә яраклы" дигән билге куя. Әлеге медицина бәяләмәсе буенча "опиодлардан бәйлелек синдромы" диагнозлы гражданинга ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан машина йөртү таныклыгы бирелә. Җинаять эше Азнакай шәһәр судына җибәрелә. Моннан кала прокурор табиб-наркологта исәптә торучыга транспорт...
-
Районыбыздагы “Азнакай” шәфкатьлелек фондында бүгенге көнгә 2,5 миллион сум акча җыелган
Игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Бигрәк тә бүген безнең аеруча ярдәм-игътибарга өмет тоткан кадерле ветераннарыбызга, тормыш авырлыклары алдында калган кешеләргә, мохтаҗлыкта яшәүче авылдашлар, шәһәрдәшләргә, катлаулы операцияләр таләп ителгәннәргә, инвалидларга... Хәер, күңелендә изгелек булганнарга адресатлар җитәрлек. Районыбыздагы "Азнакай" шәфкатьлелек фондында бүгенге көнгә 2,5 миллион сум акча җыелган. Аңа бер көнлек...
-
Азнакай “Кыңгырау” балалар бакчасында табигатькә мәрхәмәтле караш кечкенәдән тәрбиялиләр
Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Әмма кайвакытта без аны рәнҗетәбез: чәчәкләрне таптыйбыз, сулыкларны пычратабыз, ял иткән урыннарыбызны чистартмыйбыз... Табигатькә мәрхәмәтле караш кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Безнең "Кыңгырау" балалар бакчасында бу максаттан төрле чаралар уздырыла. Әле күптән түгел уртанчылар төркемендә "Кошлар көне" уңаеннан бәйрәм оештырдык. Балалар канатлы дусларыбыз турында шигырьләр сөйләде,...
-
Әгерҗе авылы Мәдәният йортында тыл һәм сугыш ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды
Әгерҗенең тигез асфальт юлыннан кайтып киләбез. Кайгыртучан авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов Мәнәвездән тыл ветераннары Хәммәт Хөснуллин һәм Зәкия Хәкимҗанованы да кереп алган. Бүген Әгерҗе авылы Мәдәният йортында тыл һәм сугыш ветераннарына Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән булдырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы. Ветераннарыбыз күңел түренә...
-
Авыл җирлекләрендә “2012-2016 елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү”не күз уңында тоткан программа кысаларында Азнакайда киңкырлы эшләр алып барыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авыл җирлекләрендә "2012-2016 елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү"не күз уңында тоткан программа кысаларында районыбызда киңкырлы эшләр алып барыла. Иркен, якты, "көлеп торган" бүлмәгә хасталанып килеп керсәң дә, җаннар тынычланып, тәннәр җиңеләеп киткән кебек була бит ул. Үзәк поликлиникага капиталь ремонт үткәннән соң азнакайлылардан...