6 март 2014 яңалыклары
-
Азнакайда әҗәтле шоферларны ачыклау максатыннан рейд үткәрелде
Штрафы булганнарны өлкән инспектор Валерий Черных мәгълүматлар базасы аша тикшерә Россия Эчке эшләр министрлыгы Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалылыкны башкару буенча өлкән инспекторы Валерий Черных, пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков, Азнакай районара суд приставлары бүлеге суд пристав-башкаручысы Зөлфия Гәрәйшина, "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле радиотелевидение компаниясе журналистларының берләштерелгән рейды...
-
Күктәкәдә кече авыл бәйрәме узды
Районыбызда кече авыл бәйрәмнәрен уздыру менә ике дистәдән артык инде матур традиция булып сакланып килә. "Олысына ни кирәк булса, кечесенә дә шул кирәк" дигәндәй, кечкенә авылларда яшәүчеләрнең дә үзләрен борчыган сораулары бар. Районыбыз җитәкчеләре бәйрәмнәрдә катнашып, халыкның гозер-тәкъдимнәрен тыңлап, аны хәл итү юлларын эзли. Район һәм шәһәр мәдәният йорты каршындагы...
-
Азнакайда 2151 шешә спиртлы эчемлек юкка чыгарылды
Азнакайның каты көнкүреш калдыклары полигонында Казахстан республикасында җитештерелгән 2151 шешә ялган аракы бульдозер тракторы астында чәлпәрәмә килеп, гөрләвек булып акты. Ялган аракыны юкка чыгару буенча махсус комиссия әгъзалары катнашында күпме "агу" юкка чыгарылды, күпме кешенең сәламәтлегенә зыян килмәде. Фото Нәсимә Фазлыеваныкы
-
Азнакайда укучыларга паспорт тапшыру тантанасы узды
Паспорт алуны кайсыбыз гына зарыгып көтмәгән. Бу бит син инде мөстәкыйль булдың, ил гражданы статусы алдың дигән сүз. Ә инде әлеге мөһим документны сиңа тантаналы шартларда да тапшырсалар! Яшьләр үзәге үткәргән "Батырлык дәресе"ндә 6 яшь азнакайлыга шундый бәхет елмайды. Аларны хәрби комиссариат вәкилләре, әфган сугышы ветераннары котлады. Чарада районда үткәрелгән...
-
Җәмәгать урыннарныда тартуны чикләү буенча законның Азнакайда үтәлеше тикшерелде
Тәмәке тартуның кеше организмына никадәр зыян салуын барыбыз да беләбез. Әмма бу яман гадәттән арынырга гына тырышмыйбыз. Җәмәгать урыннарныда тартуны чикләү буенча узган елның июнендә федераль закон да кабул ителде. Аны санга сукмаучыларга саллы гына штрафлар да каралган. Чәршәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәргән киңәшмәдә сүз әлеге...
-
Азнакайда чит ил гражданнары белән эшләү комиссиясенең беренче утырышы узды
Азнакай район Советы каршында оештырылган чит ил гражданнары белән эшләү комиссиясенең беренче утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Сер түгел, элекке елларда миграция теркәвен узган чит ил гражданнарын күпләп фатирга кертү очраклары бар иде. Законга кертелгән үзгәрешләр буенча, быелдан аларның һәрберсе 18 кв. метр торак...
-
Азнакай шәһәрендә янгын чыккан
6 мартта итрән Азнакай шәһәренең Нахимов урамы буенча урнашкан йортның бер фатирында янгын чыккан, сәбәбе ачыклана. Янгын күзәтүе буенча районның баш дәүләт инспекторы Р.Зарипов аеруча игътибарлы булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә. Әйтергә кирәк, районыбызда «Торак-2014» янгын-профилактик операциясе уза. Махсус комиссия торак йортларда янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерә....
-
Әлмәттә Азнакай якташлары очрашуы узачак
Азнакайда туып-үскән кешеләр, кайда гына яшәмәсен, үз тамырларын һәрчак истә тота һәм хөрмәт итә. Азнакай якташлары очрашуы Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә зур бәйрәм булып узды. Чираттагы очрашу 21 мартта Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" Мәдәният сараенда узачак. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы булырга ошаган. 16.00-18.00 сәгатьләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, халык...