6 февраль 2014 яңалыклары
-
Азнакайда "Маякка" ташламалы язылу кампаниясе башланды
1 февральдән газетабызга 2014 елның икенче яртыеллыгына беренче яртыеллык бәяләре белән язылу башланды. Ташламалы язылу кампаниясенең вакыты чикле, ашыгыгыз! Бердәм булыйк, бергә булыйк!
-
Азнакайлылар Халык җырларын башкаручылар республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
Халык җырларын башкаручылар республика конкурсының Әлмәттә узган беренче этабында җиде район арасында азнакайлылар да бар иде. Анда район-шәһәр Мәдәният йортының "Тамчылар" вокаль ансамбле белән җыр һәм бию халык ансамбле уңышлы чыгыш ясады.
-
Азнакайның 2 мәктәбендә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы узды
4 һәм 5 февральдә шәһәребезнең 2 нче һәм 7 нче мәктәпләрендә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы сынаулары узды. Анда унберенчеләрдән - 235, тугызынчылардан 472 укучы катнашты.
-
Азнакайда Ильмира Сәлахованың “Тылсым иле” китабы чыкты
Шушы көннәрдә "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзасы Ильмира Сәлахованың җирле нәшриятта "Тылсым иле" дигән китабы чыкты. Авторның балалар өчен язылган шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Ә рәсемнәрен Азнакаебыз балалары ясаган. Резеда Шарипова, автор фотосы
-
Иртәгә Сочида кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы була
Иртәгә 20:14 сәгатьтә Сочида кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы була. Уеннар 23 февральга кадәр дәвам итәчәк. Елның иң зур вакыйгаларыннан берсе булган Сочи олимпиадасында 87 илдән килгән 2500 артык спортчы 15 дисциплина буенча 98 комплект медаль өчен көч сынашачак. Россиядән Олимпиадага 223 спортчы бара. Җыелма команданың сигез вәкиле Татарстанны тәкъдим...
-
Азнакай нефтьчеләре былтыр бер генә авария һәм янгын чыгу очрагына да юл куймаган
"Азнакайнефть"нең конференцияләр залында нефть чыгару идарәсе җитәкчеләре һәм әйдәр белгечләре катнашында хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясау киңәшмәсе булды. Аның эшендә "Татнефть" ААҖнең сәнәгать куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәфыйк Минаҗев катнашты. 2013 елда Азнакай нефтьчеләре бер генә авария һәм янгын чыгу очрагына да юл...
-
Камал театры артистлары Азнакайда “Бабайлар чуагы” комедиясен куйдылар
Әле гыйнвар ахырында гына башкалабызның Галиәскәр Камал театры артистлары безгә зур куаныч ясап, очрашу үткәреп киткән иделәр. Азнакайлыларның теләген искә алып, алар февраль башында театр белән дә килеп җиттеләр. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән ике бүлекле "Бабайлар чуагы" лирик комедия район тамашачысы күңеленә бик хуш килде. Олпат артистларыбыз Әзһәр Шакиров, Ирек...