6 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Район башлыгы азнакайлыларны Раштуа бәйрәме белән тәбрикләде
Хөрмәтле христиан динен тотучылар! Сезне якты Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм. Раштуа - ул гаилә бәйрәме. Православие җәмгыятебездә, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, күңелләрдә югары рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный, дин тотучыларның үзара татулыгын булдыруда да мөһим урын тота. Раштуа кешеләрне мәрхәмәткә, изгелеккә өнди. Бу бәйрәм якын,...
-
Азнакайның чыгарылыш сыйныфлары имтиханга әзерләнәләр.ФОТОРЕПОРТАЖ
Түбән сыйныф укучылары кышкы каникулда ял иткәндә, чыгарылыш сыйныфлары өчен дәүләт имтиханнарына әзерлекнең кызу чоры. Төп фәннәр буенча база мәктәпләрендә иң тәҗрибәле укытучылар мастер класслар уздыралар. Шулай ук шәхси занятиеләр дә дәвам итә.
-
Азнакайда туризм буенча ярышлар узды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Туриадага әзерлек кысаларында районыбызның мәгариф учреждениеләре арасында җәяүле туризм буенча муниципаль ярышлар узды. Анда командалар төрле бәйгеләрдә көчләрен сынаштылар. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
-
Раштуа бәйрәме
Раштуа бәйрәме Җомга төнендә барлык православие чиркәүләрендә бәйрәм гыйбадәте узачак. Актүбә чиркәвендә һәм Азнакай приходында халыкны муниципаль район җитәкчелеге бәйрәм белән котлар дип көтелә. Сүз уңаеннан, Россиядә, башка илләрдәге сыман ук, Раштуа ял көне. Белоруссиядә исә бәйрәм рәсми рәвештә ике көн, Болгариядә өч көн билгеләнә. Фото редакция архивыннан