5 декабрь 2013 яңалыклары
-
Азнакай юлларын иртәнге сәгать дүрттән үк чистарта башлыйлар
Быел кышның беренче көннәре җәяүле буран һәм туктаусыз җепшек кар явып тору сәбәпле, юлда йөрүчеләргә һәм шулай ук юл чистартучыларга авырлыклар тудыруы, юл службаларының үз эшләренә бик үк кирәгенчә карамаулары хакында хәбәр иткән идек. Бу теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылып, "Татнефтедор" ҖЧҖнең автомобиль юллары идарәсенә...
-
Азнакайда балаларны автобусларда йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча киңәшмә узды
Балаларны автобусларда йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү - бүгенге көндә район җитәкчелеге куйган көн таләбендәге мәсьәлә. Шул уңайдан Азнакай муниципаль район, шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Айдар Шәмсетдинов һәм Расих Шәкүров мәгариф бүлеге җитәкчеләре, гомумбелем бирү, спорт мәктәпләре директорлары, автобус йөртүчеләр белән киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар алдына укучы балаларны мәктәпкә илтү, яшь...
-
Азнакайда штрафларны түләмичә качып йөрүчеләрне ачыклыйлар
Тагын бер мәртәбә автомобильчеләрнең исләренә төшерәбез: РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, түләнмәгән штрафны икеләтә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләтү яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай итеп, штрафың 500 генә сум булса да, вакытында түләмәсәң, яңадан 1000 сум күләмендә административ штраф салына....
-
Азнакайда наркопритон тотучыны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Азнакай шәһәр прокуратурасы шәһәрдә яшәүче 35 яшьлек Н.га карата, наркотиклар куллану өчен притон тоту факты буенча, дәүләт гаепләвен яклады. Гр. Н. агымдагы елның май аеннан сентябрьгә кадәр аңлы рәвештә фатирын наркотиклар куллану максатында файдалана башлый. 20 майда гр. Н.га хокук саклау органнары тарафыннан притон тотуны туктату турында рәсми кисәтү ясала....
-
Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды
Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә 29 ноябрьдә узган республикакүләм "Нечкәбил" конкурсында Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды. Якташыбыз анда алган тәэсирләре белән уртаклашты: - Финалда барлыгы 11 гаилә катнашты. Тормышта гына түгел, хәтта сәхнәдә дә төп таянычлары булган балалары, тормыш ярлары белән үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Чараның кием...
-
Азнакайда Бөтенроссия гражданнарны кабул итү үткәрелә
Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, 12 декабрь - РФ Конституциясе көнне Бөтенроссия гражданнарны кабул итү үткәрелә. Бу көнне шәхси кабул итү 12.00-20.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәре прокуратурасы бинасының (Баһаветдинов ур., 4 "А" йорт) 9 нчы бүлмәсендә чират тәртибендә алып барыла. Үзең белән шәхес документы (паспорт) булу кирәк. Бу көнне 12.00-20.00 сәгатьләрдә...
-
9 декабрьдә Азнакайда Россиянең Ватан геройларын хөрмәтлиячәкләр
1995 елдан башлап 9 декабрь Россиянең Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Районыбыздан Вәлиев Әкрәм, Никитин Иван, Макаков Петр, Әгълетдинов Фәйзулла Советлар Союзы Герое, Дауди Ильяс - Россия Герое, Баһманов Гәрәй, Булатов Алмаз, Гарипов Әсгать, Гринь Михаил, Гыймазов Мөгаллим, Кәримов Фәхразый, Хаҗиәхмәтов Вәгыйз, Хәсәншина Газифә - Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә...
-
Актүбә бистәсендәге тернәкләндерү үзәгенә күрше район инвалидлары да килә
Менә 10 ел инде Актүбә эшчеләр бистәсе янындагы нарат-чыршы урманында урнашкан "Ак чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәге терәк-хәрәкәт һәм үзәк нерв системасы чирләрен дәвалый. Бирегә үзебезнекеләр генә түгел, күрше-тирә районнардагы физик мөмкинлекләре чикләнгән авырулар да бик теләп килә, сырхауларыннан дәва, табигать хозурыннан сихәт ала.