5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Академия дә, собор да кирәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек. Азат хәзрәт Талибуллин: - Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яшиләр. Бу Указ әлеге татулыкны тагын да ныгытуга, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә...
-
апр
55 Кәкре Елга авылында яшәүче туганнарыбыз Дания һәм Илдус Афзаловларның бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел тулды. Кадерлеләребез, иң мөкатдәс хисләребезне йөрәк җылыбызга төреп, олуг бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сез нәселебезнең алтын баганасы, тормышыбызның ныклы тоткасы. Киләчәктә таза-сау булып, бергә-бергә муллыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Авырлыкларга түзгән олы йөрәгегезнең...
-
Азнакайның Баһаветдинов урамы бер генә якка хәрәкәт итә торган булачак
Бүген шәһәр башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда сүз Азнакай муниципаль районы юлларында куркынычсызлыкны күтәрү кирәклеге турында барды. Комиссия рәисе Расих Шәкүров узган атнада булган фаҗигаләргә тукталып, юл-транспорт вакыйгалары дәрәҗәсенә анализ ясады. 10 ай эчендә шәһәр һәм район юлларында 44 юл-транспорт вакыйгасы...
-
Азнакайның «Калинушка» ансамбле «Татарстан – безнең йорт» фестивале лауреаты булды
4 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме уңаеннан Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылары "Татарстан - безнең йорт" республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында узды. Йомгаклау концертына 40 ка якын номер сайлап алынды. Азнакай Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" җыр һәм бию...
-
Азнакайда шагыйрә Илмира Сәлахованың “Болытларда нинди сер бар?” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Азнакай шәһәр балалар китапханәсендә шагыйрә Илмира Сәлахованың "Болытларда нинди сер бар?" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Биш кызының сөекле әнисе һәм тугыз оныгының кайгыртучан әбисе буларак, Илмира ханым балалар күңеленә үтеп керерлек, матур эчтәлекле, тирән тәрбияле шигырьләр иҗат иткән. Балалар бакчаларыннан килгән нәниләр шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан укыдылар. Уйландылар, рәхәтләнеп...
-
Азнакай укучылары тынычлык акциясендә катнашты
Һәрберебез җирдә тынычлык турында хыяллана. Әмма әле дөньяның төрле почмакларында сугыш уты дөрли. Кешеләр туган җирләрен ташлап качарга мәҗбүр. Бигрәк тә бер гөнаһсыз балалар кызганыч. Ә бала күңелен балалардан да яхшырак аңлаучы юк. Шуңа күрә район Балалар Думасы депутатлары, "Татарстан варислары" оешмасы, мәктәп укучылар үзидрәсе әгъзалары, укучылар "Балалар тынычлык дулкыны"...
-
Азнакайлылар коррупциягә каршы
Сишәмбе көнне район Советының утырышлар залында коррупциягә каршы юнәлештәге мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Анда Халыкара коррупциягә каршы көн уңаеннан үткәреләсе чаралар хакында сүз барды.