5 август 2014 яңалыклары
-
Көчле җил һәм бозлы яңгыр нәтиҗәсендә Азнакайда ут бетте
Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Кичә санаулы минутлар эчендә Азнакай шәһәрен кара болыт чорнап алды. Кичке 18 сәгать 30 минутлар тирәсендә коеп яңгыр, аннан боз ява башлады. Көчле җилдән агачлар сыгылып-сыгылып төште, урамнан елга булып гөрләвекләр акты һәм ут сүнде. Шулай озаграк дәвам итсә, ниләр булып бетәр иде икән? Әле ярый...
-
Физкультурачылар көнендә Азнакайда төрле ярышлар узачак
Ел саен август аеның икенче якшәмбесендә илебездә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Быел ул 9 августка туры килә. Әлеге дата уңаеннан 8 августта 15.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял һәм культура паркы стадионында спорт ярышлары уздырыла. Теләгән һәр кеше мини-футбол, кул көрәше, канат тарту, җиңел атлетика, волейбол, шахмат, шашка уеннарында көч сынаша...
-
Азнакайда һәлакәткә юлыккан автомобиль багажнигында урланган бозау табыла
Соңгы атнада җирлегебездә алты җинаять эше теркәлгән, аның өчесе «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Марат Кадыйров белдерде. Авылларда урлашу очраклары бар. 28 июль көнне билгеле булмаган затлар Балтач авылы яныдагы басудан 11 төргәк салам урлый. Бүгенге көндә каракларның шәхесе ачыклана. 29...
-
Азнакай үзәк сырхауханәсенең баш табибы итеп Илдар Шиһапов билгеләнде
Азнакай районы үзәк сырхауханәсе баш табибы итеп әлегә кадәр республика клиник сырхауханәсенең кичектергесез һәм планлы-консультатив ярдәм бүлеген җитәкләгән Шиһапов Илдар Фираил улы билгеләнде. Ул 1981 елда туган. 2004 елда Казан медицина университетын, 2011 елда Казан федераль университетын тәмамлаган. I категория квалификацияле травматолог-ортопед. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
-
Азнакайда мохтаҗ балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкләр
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин «Урак-2014» кампаниясе барышы белән таныштырудан башлады. Бүгенге көнгә 13 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Район башлыгы алга таба да оешкан төстә эшләп, игеннәрне үзвакытында җыеп алу бурычын куйды. Киңәшмәне дәвам итеп, шәһәр суды рәисе Йосыф...
-
Азнакайга рәсми визит белән Татарстан Cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде
Азнакай районына рәсми визит белән ТР Cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде. Аның төп максаты: Азнакай районы сырхауханәсенең баш табибы - Илдар Шиһаповны билгеләү булды. Визит барышында ул үзәк сырхауханә коллективы белән очрашып, фикер алышты, аларның сорауларына җаваплар бирде, республикада халыкның сәламәтлеге торышы, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү юнәлешләре турында сөйләде...
-
Азнакайның Актүбә бистәсе илкүләм җиңү яулады
Россия Федерациясенең "Бөтен уңайлыкларына ия шәһәр тибындагы бистә" бәйгесенең республика этабында икенче урынга чыккан Актүбә бистәсе илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулады. Әйтергә кирәк, бәйге бик саллы иде - анда 176 муниципаль берәмлек катнашты, алар 6 төр категориядә бәяләнде. Сүз дә юк, мондый зур җиңүләргә бер көнлек эшне...