5 июль 2017 яңалыклары
-
Азнакайда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Районыбызда беренче тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. Ул якын-тирә авыллардан, бистә һәм шәһәрләрдән тылсымлы көй осталарын җыйды. Гаилә паркындагы ачык сәхнәдә гармунчылар, фольклор ансамбьләре Азнакайны җыр-моңга күмделәр.
-
Азнакайда комиссия чәчүлекләрне кабул итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Җиңүчеләрне халкыбызның Сабантуй бәйрәмендә белербез, аларны анда бүләкләячәкләр. (Азнакай, 30 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Азнакай районында матур традиция яшәп килә: ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенкәйләрнең торышы, технология, агрохимия таләпләренең үтәлеше тикшерелә, йомгак ясала. Менә быел да чәршәмбе көнне таң беленүгә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл...