5 май 2017 яңалыклары
-
Хөрмәтле райондашлар! Һәммәгезне театральләштерелгән бәйрәм концертына дәшеп калабыз.
Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 72 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 72 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек! Хөрмәтле райондашлар! 5 май көнне 16.00 сәгатьтә һәммәгезне театральләштерелгән...
-
Азнакайда грек-рим көрәше буенча республика ярышлары уздырыла
14 май көнне "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында СССРның спорт мастеры Ибраһим Мингалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика ярышлары уздырыла. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән яшүсмерләр көч сынашачак. Турнир командалар парады белән 9.00 сәгатьтә ачыла.
-
“Азнакайнефть” идарәсе һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре өйрәнүләр уздырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Азнакайнефть" идарәсе бинасында янгын булган очракта эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте. Янгын инспекторлары идарә хезмәткәрләренә "янгын булган" бинадан куркынычсыз урынга чыгарга ярдәм итте. Хезмәткәрләр дә югалып калмады, чөнки мондый күнекмәләрне алар 24 нче янгын часте ут сүндерүчеләре белән елга ике тапкыр даими үткәреп торалар. Инспектор Эльвира Сәлимҗанова аппарат хезмәткәрләре сыйфатында төтеннән...
-
Азнакай шәһәренең 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасында “Куркынычсызлык әлифбасы” брейн-рингы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Әлеге чарада 87 нче янгын часте инспекторы Равил Хөсенов һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Әлмәт территориаль идарәсенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгдәтуллина катнашты. Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр командалары зирәклектә, тапкырлыкта ярышып, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Балалар да уеннан читтә калмады. Алар "Янгын" биюен башкардылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрен...