5 апрель 2017 яңалыклары
-
Татарстан фермерларына грант программаларының сайлап алу кагыйдәләрен аңлаттылар
Якын арада гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм программасы буенча конкурс игълан ителәчәк. (Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика муниципиаль районнарындагы фермерлар һәм кече форма хуҗалыклар өчен җаваплы кешеләргә дистанцион укыту оештырылды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, фермерларга "Яшь фермерларга ярдәм",...
-
Татшуган авылының “Иман нуры” мәчетендә 30 елга якын колхоз рәисе булып эшләгән Якупов Нәфис Мияссәр улының 90 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсен үткәрделәр
Районыбыз имамнары халкыбызга рухи тәрбия бирү, дин кануннарын өйрәтү белән беррәттән, үткәннәребезне барлау һәм саклау өлкәсендә дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Матур чараларның берсе шушы араларда Татшуган авылында оештырылды - " Иман нуры" мәчетендә 30 елга якын колхоз рәисе булып эшләгән Якупов Нәфис Мияссәр улының 90 еллыгы уңаеннан искә алу...
-
Азнакайда сыйныф дуслыгы серен ачтылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай Балалар иҗат үзәгендә «Сыйныф дуслыгы серләре» республика конкурсының муниципаль туры узды. Анда район мәктәпләреннән 15 команда катнашты. Алар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр һәм «Гаилә белән мәктәп хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары» дигән темага проектларын якладылар.
-
Азнакай кунакларын Хуҗа Насретдин каршы алды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәният йортында узган Көлке кичәсенә килүчеләрне ишәгенә атланып, урамнан ук Хуҗа Насретдин каршы алды. Фойеда әкият геройлары сәламләде. Сабын куыкларына балалар аеруча шатланды. Тамаша үзе дә юморга, шаян җыр-биюләргә бай булды. Көлке кичәсендә Мәдәният йорты артистлары белән бергә Мәдәни үзәк, Урманай, Әсәй авыллары мәдәният йортлары үзешчәннәре дә чыгыш ясады.
-
Актүбә балалары сәламәт булырга омтыла. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Сәламәтрәк буласыбыз килә" дигән чара узды. Ул балаларны спортка тартуга, аларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелде. Программада хәрәкәтчән, команда һәм эстафета уеннары күп булды. Шулай ук спорт турында әйтемнәр ярышында, флешмобта да балалар актив катнаштылар.
-
Актүбәдә юмор яратучылар кичәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мөгаен, көләргә яратмаган кеше юктыр. Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узган "Юмор жанрын яратучылар кичәсе" нәкъ менә шундый шат күңелле актүбәлеләрне җыйды. Китапханә мөдире Светлана Рахина сатира һәм юмор үзенчәлекләре хакында сөйләде, "Юморның алтын галереясы буенча" сәяхәт кылдырды, танылган юморист язучылар иҗаты белән таныштырды. Кичәдән соң бистә балалары "Өч батыр һәм...