5 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакай районында күпьеллыкларны тукландырырга керештеләр
"Марс" хуҗалыгы игенчеләре якшәмбе көнне иң беренчеләрдән булып күпьеллыкларны тукландыру эшенә керештеләр. 260 гектарда костер күпьеллык үләнен тукландырганнар инде. Тиздән көзге культураларны тукландыруга күчәләр. Уҗымнарны тукландыру 850 гектарда башкарылырга тиеш.
-
Безнең "Азнакай бөркетләре" янә беренче
Азнакай Боз сараенда сезонны ябу уңаеннан 2006-2007 елгы үсмерләр арсында алкалы хоккей буенча турнир узды. Анда "Азнакай бөркетләре", "Торнадо"(Җәлил), "Титан"(Мөслим) командалары катнашты. Киеренке бәйгедә азнакайлылар - беренче, җәлилләр - икенче, мөслимлеләр өченче урынны алды. Алар медаль, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр.
-
Азнакайда берәү кибеттән 2500 сумлык колбаса һәм сыр урлап качкан
Узган атнада билгесез хатын шәһәрдәге «Магнит» кибетеннән колбаса һәм сыр урлап чыга. Кибеткә килгән зыян 2500 сум тирәсе дип бәяләнә. Полиция җинаятьчене кайнар эздән эләктерә алмый. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
-
Азнакайда ана сертификатын тагын 7 гаилә алды
ЗАГС бүлегендә ана капталы сертифакатларын тапшыру тантанасы булды. Ел башыннан Азнакай Пенсия фонды идарәсе тарафыннан 60 тан артык сертификат тапшырылган. Бу чара барышында тагын 7 гаилә аны алу бәхетенә иреште.
-
Бурның күзе аракыга төшкән
Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада районда кибетләрдән әйбер урлау фактлары ешайды. Узган атнада да сәүдә нокталары караклар кулыннан шактый гына зыян күргән. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, берәү шәһәр кибетләренең берсеннән 660 сумга өч шешә аракы урлый. "Бәхете" кирегә киткән...
-
Азнакай укучылары сайлау хокукы нигезләрен өйрәнәләр
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Яшь сайлаучы атналыгы уза. Әлеге уңайдан сайлау хокукы нигезләре буенча класс сәгатьләре уздыру, «Яшь сайлаучыга» дигән стенд ясау, «Сайлау участогында үзеңне ничек тотарга?» дигән буклет чыгару һәм анны унберенче сыйныфларга тапшыру, шулай ук район викторинасында катнашу, рәсем бәйгеләре оештыру каралган.
-
Азнакайда кибет сатучысын 2000 сумга төп башына утыртканнар
Узган атнада, бер хатын, кибеткә кереп, товарлар сатып ала һәм сатучыга 5 мең сумлык бирә. Соңгысы, үз чиратында, 4200 сум акча кайтара. Әмма кулына акчаны алганнан соң сатып алучы товарлардан баш тарта. Ялганчы акчаны букчасына да салмый, үзе дә күз каршында гына торганлыктан, кассир аның кулыннан акчаны алып, шунда ук,...
-
Бүген Азнакайда хезмәт куркынычсызлыгы буенча рейд бара
Производство травмаларын булдырмау, хезмәт куркынычсызлыгы - бүген әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Әлеге уңайдан координацион советның даими утырышлары узып тора. Бүген дә хезмәт куркынычсызлыгы буенча җаваплы затлар төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу өлкәдәге кимчелекләрне ачыклар өчен рейд белән чыктылар. Алар капремонт эшләре бара торган Азнакай 6 нчы «Йолдызчык» балалар бакчасында, гимназиядә булдылар...
-
Азнакайлылар, картлык буенча уртача иминият пенсиясенең күләме бүген 12 мең 600 сум булды
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 1 апрельдән социаль пенсия күләме артты. Социаль пенсия алучыларның исә апрельдән уртача социаль пенсия күләме 7мең 900 сум булачак. Хәрби хезмәт вакытында имгәнеп инвалид калганнарның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсия күләме 30 мең 600 сум һәм 31 мең 600 сумга җитәчәк....
-
“Кызыл әтәч” килеп керсә, бар да онытыла.
Узган җомгада кичкә табан шәһәрнең Солтангалиев урамында урнашкан радио товарлары кибете складында ут чыга. Янгын сүндерүчеләрнең төгәл һәм оператив эш итүе нәтиҗәсендә утның тирә-юньгә таралуына юл куелмый, ул тиз арада сүндерелә. Мондый очракларда каушап калуың да, хәтта нинди номерга шалтыратырга кирәклеген онытып җибәрүең дә бик ихтимал. Бу очракта да шундыйрак...
-
Азнакайда котыру авыруы катгый контрольдә
Дүшәмбе көнне район ветеринария берләшмәсендә котыру авыруына багышланган "Түгәрәк өстәл" узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов алып барды. Эшлекле сөйләшүдә, берләшмә, Роспотребнадзоның территориаль бүлеге, үзәк сырхауханә җитәкчеләре һәм белгечләре, ветеринария табиблары, аучылар җәмгыяте әгъзалары катнашты. Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укырсыз. Үзәк...
-
Бүген Азнакайда хезмәт куркынычсызлыгы буенча рейд уза
Производство травмаларын булдырмау, хезмәт куркынычсызлыгы - бүген әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Әлеге уңайдан координацион советның даими утырышлары узып тора. Бүген дә хезмәт куркынычсызлыгы буенча җаваплы затлар төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу өлкәдәге кимчелекләрне ачыклар өчен рейд белән чыгачаклар.
-
Азнакай торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре спортта көч сынашты
Мәгълүм булганча һәр елны март аенда торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел исә коммуналчылар аны үзенчәлекле шартларда спорт ярышлары белән бәйләп уздырдылар. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы узган атнада ук старт алган иде. Биш команда арасында спортның сигез төре буенча узган ярышларда...