5 февраль 2016 яңалыклары
-
Азнакайның 6 нчы мәктәбендә Парламент дәресе узды
Законнар кайда, ничек туа? Ил белән кемнәр идарә итә? Азнакай 6 нчы мәктәп укучылары бүген Парламент дәресендә бу сорауларга тулы җавап алдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев аларны республикадагы вәзгыять белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Сәер кешеләрме, ахырзаманмы?
Соңгы вакытта әллә күзгә, әллә дөньяга нидер булды - сәер күренешләр маңгайга бәрелә дә тора. Инфляция-санкцияләрдән халыкның башы киттеме, әллә ул шул рәвешле үз күңелен үзе күреп, шактый ук караңгыга әйләнгән тормышны кызыграк итәргә тырышамы - нәмәгълүм. Әмма нидер булды. Казан урамында җәй көне Кыш бабай йөрүе турында язган идек...
-
Бүген Азнакай студентлары туган мәктәпләренә җыела
Югары уку йортлары студентлары кышкы сессияләрен тәмамлап, каникулга кайттылар. Чит шәһәрләрдә аларны туган йортлары гына түгел, белем алган мәктәпләре, сыйныфташлары, укытучылары да сагындыра. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә оештырыла торган очрашу кичәләренә ашкынып киләләр, уңышлары белән уртаклашалар. Югары сыйныф укучылары өчен дә һөнәри юнәлеш бирүдә мондый чараның файдасы зур. Бердәм очрашу...
-
Милли үзәк тагын да берләштерә
Җөмһүриятебездә төрле милләт вәкилләре бер йодрыкка тупланып, дуслыкта, татулыкта гомер кичерәләр. Бу яктан Татарстан илдә иң имин, өлге булган республикаларның берсе санала. Үзебезнең Азнакай районында да руслар, татарлар, чувашлар, марилар, мордвалар һәм башка милләт вәкилләре бергә иңгә-иң хезмәт куеп, яхшы күршеләр, кода-кодагыйлар, туган-тумача, дус-иш булып, матур гына яшәп яталар. Аларның...
-
Мәскәүдә беренче татар фильмы төшерелде!
Атаклы татар язучысы Әмирхан Еники: "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дигән. Татар классигының әлеге сүзләре Мәскәүдә яшәүче татар егетләрен кинокартина төшерергә рухландырган да инде. 5 март көнне Казанның "Мир" кинотеатрында Гаяр Нуримановның "Мәхәббәт - йөрәк эше" дигән тәүге фильмы тәкъдим ителәчәк. Гаяр - Татарстан тамашачысы өчен яңа исем. Ул Түбән...
-
Тиз дә, уңайлы да
Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Хәзер исә күпчелек үзенең барлык төр түләүләрен вакыт әрәм итмичә, озын-озак чиратларда тормыйча, өйдән генә түли, гаризалар яза, дәүләт хезмәтләре ала. - Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый...
-
РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге республика буенча өченче урынга лаек булды
РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге узган елгы эш йомгаклары буенча республиканың эчке эшләр бүлекләре арасында өченче урынга лаек булды. Районыбыз хокук сакчылары 2015 елда 631 җинаятьне ачуга ирештеләр, шуларның 88е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.
-
Бәла аяк астында
Кыш көннәрендә һава торышы гел үзгәреп торучан, шуңа да юлларда йөрү авырлаша. Аяк асты бозлавык, урамнарда тротуарлар, оешма-учреждение һәм күпфатирлы йортларның ишегалларын карап, тәртипләп тору өчен җаваплы оешмалар үз эшләренә салкын карый. Барлык юлларга да ком яки махсус катнашмалар сибү башкарылмый. Бистә үзәгендәге күпфатирлы йортларның берсендә подъезд төбендә калын боз...