4 декабрь 2016 яңалыклары
-
Утын яруның заманча ысулы белән Балтачтан Фәрит Хәлиуллин уртаклашты
Утын яру тәҗрибәсе белән Балтач районы Арбор авылыннан Фәрит Хәлиуллин уртаклаша. Ул аны телевизор караганда күреп алган. Утын пүләнен җиңел машинаның иске камерасы эченә кертеп урнаштырсагыз, утынны ярганда, ул аумый. Һәр селтәнгән саен бөгелеп, аны кире бастырасыгыз булмас, сугып кына өлгер. Агач пүләннәре кечерәк булса, берничәне куярга да була. Әлеге...
-
Азнакайда әниләрне хөрмәтләделәр
Азнакай Мәдәният йортында районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, эштә уңган, күп балалы әниләрне хөрмәтләделәр. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әниләр көне белән тәбрикләп, аларга иң җылы, изге теләкләрен җиткерде, бер төркем әниләргә бүләкләр тапшырды. Әфган сугышында һәм локаль конфликтларда улларын югалткан әниләргә чәчәкләр бүләк иткәндә, зал аларны аягүрә басып алкышлады....
-
Азнакай сабыйларында әниләргә хөрмәтне бакчада ук тәрбиялиләр
(Азнакай, 4 декабрь) Әни диеп язып куйдым, яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый - әни сүзен таптарга! Бу сүзләрне һәр бала кечкенә вакытта яттан сөйлидер, мөгаен. Әни, әнием, әнкәй - дөньядагы һәр башлангычка җан өргән, тормыш бүләк иткән иң бөек зат ул! Азнакай шәһәренең 4 нче "Светлячок" балалар бакчасында...
-
Азнакайда бизәлгән Яңа ел чыршылары урнаштырыла башлады
Азнакайда кыш сылукайлары - чыршылар купшылана Яңа ел якынлаша. Әнә шуны ишарәләп, Азнакай урамнарында бер-бер артлы кыш сылукайлары - бизәлгән чыршылар күбәя башлады. Аларның иң күренекле урыннарга кунаклаган беренчеләре үк быел Яңа елның тагын да яңарак бизәкләргә күмеләчәген күрсәтеп тора. Чып-чын Кыш бабайның чынлап торып хакимлекне үз кулына алуын бүген...
-
Азнакай фермеры Ландыш Закирова кайбер ир-ат коллегаларын да уздырып җибәрә - ФОТО һәм ВИДЕО
Азнакай районы агропредприятиеләрендә атна саен терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Җомга көнне ул "Закирова Л. Ә." крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Ландыш Әхәт кызы районда авыл хуҗалыгын җитәкләүче бердәнбер хатын-кыз. Әмма, матур эшләре белән кайбер ир-ат коллегаларын да уздырып җибәрә. Хуҗалык фермасында маллар һәм терлекчеләр өчен дә бар шартлар да тудырылган. Җылы...
-
Азнакайда Коръән бәйгесенең региональ казыят туры башланды
(Азнакай, 4 декабрь) Тамашачыларга керү бушлай! Рәхим итегез! Хәзерге минутларда Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда Коръән бәйгесенең региональ казыят туры башлана. Бәйге ике номинациядә - Коръәнне яттан уку һәм көйләп уку буенча узачак. Бәйгенең оештыручылары булып Азнакай мөхтәсибәте һәм Татарстан мөфтияте чыккан. Бәйгедә 5 районның төбәк турларында җиңү яулаган ир-егетләр һәм...
-
Азнакайдан Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева кышның беренче көнен чаңгыда каршылаган
Аллаһыбызның рәхмәте белән тагын бер өр-яңа кышка аяк бастык. Ноябрь аенда ук узенең ап-ак карлары белән безне сөендерсә дә, календарь буенча 1 декабрьдән генә чып-чын кыш башлана. Мин кышның беренче иртәсен чангы шуып башлап җибәрергә уйладым. Иртәнге һава шактый гына салкынча булса да, бер дә туңдырмады үзе, киресенчә, тын юллары...