4 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Хөрмәтле эш бирүчеләр!
Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге сезнең исегезгә төшерә: Ай саен үзегездәге вакантлы эш урыннары турында, мондый урыннар булмаган очракта да, һәрдаим мәгълүмат биреп торырга тиешсез. Бу хакта "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" 1991 елның 19 апрелендә кабул ителгән 1032-1 законның 25 маддәсе, 3 пунктында әйтелгән. Эш бирүче мондый мәгълүматны бирмәгән очракта,...
-
4 ноябрьдә Диләрә Фәттах кызы һәм Җамалиев Җәүдәт Суфиян улының бергә тату гомер итүләренә 55 ел була
Сезгә язмыш бүләк иткән икән Бергә-бергә гомер итәргә. Сикәлтәле тормыш сукмакларын Җитәкләшеп бергә үтәргә. 4 ноябрьдә безнең кадерлеләребез Диләрә Фәттах кызы һәм Җамалиев Җәүдәт Суфиян улының бергә тату гомер итүләренә 55 ел була. Шушы озын гомер юлын алар бик матур, истәлекле, хөрмәткә лаеклы итеп уздылар. Яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып,...
-
Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр! Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Халыклар бердәмлеге көне һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүенә, нинди диндә булуына карамастан, гаять зур илнең бер өлеше икәнлеген һәм бергә берләшкәндә генә теләсә кайсы максатка ирешә, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңә алуыбызны искә төшерә. Бу бәйрәм...