4 октябрь 2016 яңалыклары
-
“Маяк” редакциясе коллективы элеккеге хезмәттәшләрне җыеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәттеләр
Өлкәннәр айлыгы барышында районыбыз оешма-предприятиеләрендә лаеклы ялдагы коллегалар белән очрашулар, алар өчен бәйрәм мәҗлесләре оештырыла. "Маяк" редакциясе коллективы да үзебезнең һәм типографиянең элеккеге хезмәттәшләрне җыеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәттек. Җирлегебездәге бюджет оешмаларының иң күп санлы ветераннар оешмасы, тәгаен, үзәк сырхауханәдәдер. Биредә бүгенге көндә 550 пенсионер исәпләнә, аларның 2се - Бөек Ватан...
-
Өлкәннәребез игътибарына!
Айлык кысаларында сезнең өчен 7 октябрь көнне 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр район социаль яклау бүлегендә (Азнакай шәһәре, Болгар урамы, 9нчы йорт) нотариус, район башкарма комитеты юристы, МФЦ һәм бүлек белгечләре катнашында бушлай юридик ярдәм оештырыла.
-
Азнакай Казанны яклап тавыш бирә
Бөтен ил шау-гөр килеп тиздән кулланышка чыгачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар символларына тавыш бирә. Әлбәттә, азнакайлылар да аннан читтә калмый. Бу бәйгедә финалга чыккан Казан Кремле һәм КФУ бинасы күренеше өчен инде берничә атна дәвамында тавыш бирәбез. Районда бу уңайдан флешмоблар да шактый уздырылды. Аларда мәктәпләр укучыларының, яшьләребезнең...
-
Республиканың Роспотребнадзор идарәсе соңгы вакытта кискен эчәк инфекцияләре авыруларының баш калкытуы хакында җиткерә
Соңгы атнада гына да шундый 423 очрак теркәлгән. Аннан алдагы атна күрсәткечләре белән чагыштырганда, авырулар дәрәҗәсе 2,4 процентка үскән. Районыбызда да белгечләр вируслы инфекциянең көзгә кергәч көчәеп алуын җиткерде. Олы сәүдә үзәкләренең берсендәге хезмәткәрләр арасында (гомуми тукланудан) сальмонеллез авыруы чыккан. Аларның 6сы авырган, тагын 6сында вирус йөрүе ачыкланган.
-
Митрәй авылы мәдәният йортында ”Яшьнәп узган яшьлек елларым” исемле бәйрәм узды
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Митрәй авылы мәдәният йортында "Яшьнәп узган яшьлек елларым" исемле бәйрәм узды. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Идиятова һәм үзебезнең авыл килене, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әхмәтгалиева, китапханәче Фәнүзә Ваһапова өлкәннәрне ачык йөз белән каршы алдылар. Әсәй авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиева изге теләкләрен җиткереп, хезмәт ветераннары...
-
Азнакай районы басуларында эш тулы куәтенә бара
Районда бу көннәрдә югары табышлы көнбагыш уңышын, орлык кукурузын суктыру эшләре тулы куәтенә бара. Бүген 6093 гектар көнбагышның - 51 проценты, кукурузның 69 проценты суктырылган. Район хуҗалыкларында җир эшкәртү эшләре тәмамланып килә.
-
Туйкә яшьләре спортта көчле
"Бүгенге көндә яшьләр бозылды, вакытларын бушка уздыралар», - дигән сүзләр ишетергә туры өлкәннәрдән. Әмма бу Туйкә авылы яшьләренә бөтенләй дә туры килми. Алар нык тупланган, көчле спорт командасы. Волейбол, хоккей, чаңгы ярышларында ел саен район күләмендә призлы урыннар яулыйлар, остазлары Газинур Гәрәевнең юлын дәвам итәләр. Авылыбызның танылган спортчысы арабыздан китсә...
-
2017 елда ничек ял итәчәкбез?
-
Азнакайлылар, белеп торыгыз! Африка чумасы көннән-көн якыная
Дуңгызларның Африка чумасы буенча чаң кагар вакыт килеп җитте. Бу афәттән ничек сакланырга? Нәрсәләрне белеп торырга? Әнә шундый сораулар белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек. - Ел башыннан 4 октябрьга кадәр чорда Россия Федерациясе территориясенең 25 субъектында дуңгызларда һәм кыргый хайваннарда шундый чирнең 257 очрагы теркәлгән, -...
-
Курчак ясап дәваланалар
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалауның яңадан-яңа төрләрен кулланалар. Хезмәт буенча инструктор Гөлгенә Низамова үз эшендә файдалана торган яңа технологияләрнең берсе - курчак терапиясе. Аның занятиеләре һәрчак кызыклы уза. Дәваланучылар бар дөньяларын онытып курчак ясауга чума. Сентябрь аенда Гөлҗиһан Газизҗанова, Анна Байкина, Анна Хөсәинова, Галия Хәлимова эшләр аеруча уңышлы чыкты....