4 октябрь 2015 яңалыклары
-
Касыймов Миргасыйм Касыйм улына 4 октябрьдә 99 яшь тула
Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз һәм туганыбыз Касыймов Миргасыйм Касыйм улына 4 октябрьдә 99 яшь тула. Ихлас күңелдән сине гомер бәйрәмең белән котлап, изге, якты, матур теләкләр юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә сәламәт булып, бәхет-шатлыкларга уралып, арабызда иң кадерле кеше булып яшәвеңне телибез. Бирешмичә картлыкка, Кал син мәңге яшьлектә. Сау-сәламәт булып...
-
Укытучым – тормыш маягым
Алтын көзнең үзе кебек якты Укытучылар бәйрәме якынлаша. Үземнән чыгып әйтә алам, тормышта күп нәрсә гаиләдәге тәрбиядән генә тормый, ә укытучы һәм остазларыңа да бәйле. Күңелемдә иҗат чаткылары нәкъ менә рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә уянгандыр дип уйлыйм. Укытучыбыз Светлана Илюхинаның йомшак тавыш белән, сәнгатьле итеп сөйләвен җаным эреп тыңлый...
-
Педагоглардан эшкә иҗади караш сорала
Соңгы елларда илебездә иң күп үзгәрешләр кичергән тармак - ул мәгарифтер. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова белән бу өлкәдәге үзгәрешләр хакында әңгәмә кордык. - Эльвира Йолдызовна, мәгарифнең һәрчак җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булуы нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз? - Мәгариф мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта һәм һөнәри белем...