4 август 2014 яңалыклары
-
Азнакайда җылы көннәр сакланачак
Һава 27 градуска кадәр җылы торачак. Нигездә болытлы һава көтелә. Аяз якты көннәр сишәмбе һәм чәршәмбедә генә булуы ихтимал. Яллар яңгырлы һәм яшенле булачак. Төнлә терекөмеш баганасы 17 градустан да түбән төшмәячәк. Җил көнбатыштан, салмак, секундына 2 метр тизлектә.
-
Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре дәвам итә
Җәен шәһәребездә ишек алды бәйрәмнәре уза. Июльнең соңгы көнендә 26 нчы квартал да шау-гөр килде. Район үзешчәннәренең һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылады халык. Миргаяз Шәрәфиевнең моңлы җырлары аеруча дулкынландырды. Мондый бәйрәмнәрдә җитәкчеләр дә катнаша һәм кешеләр аларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бу көнне дә район башлыгы Марсель...
-
Азнакайда ветераннарга күчмә мунча хезмәт күрсәтә
Мунча дисәң, безнең халык "тәгәрәп" китә. Хуш исле каен себеркесе белән җылы парда чабынсаң, тәннәр языла, чирләр онытыла шул. Шуңа күрә шәһәр кешесе дә аптырап тормый, себеркесен кыстыра да, атна саен мунчага юл ала. Ә менә өйдән чыга алмый ятучы хасталарга нишләргә? Район һәм шәһәр ветераннар советы аларга да әмәлен...
-
Азнакай җитәкчелеге Нурлыгаян Зәйниеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Азнакайдан чыгып киткәнемә өч дистә елга якын. Кайткан саен биредәге матур үзгәрешләрне күреп, күңел сөенә. Ирем белән шактый илләр, җирләр гизәргә туры килде, әмма туган якка булган мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә, аны чит җирләрнең купшылыгы томалый алмый икән. Азнакаемның йөзе генә түгел, кешеләре дә матур күңелле. Шушы көннәрдә әниебез...