4 май 2016 яңалыклары
-
Шашлыгы тәмле дә бит...
Май бәйрәмнәрендә шашлык белән сыйлану гадәти хәл. Шашлыгы тәмле дә бит, әмма сәламәтлегебезне саклау һәм намуссыз сәүдәгәрләр ятьмәсенә эләкмәс өчен бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Шашлык пешерү өчен итне бары тик рәсми сәүдә нокталарыннан гына алу, сатып алу урынында санитария кагыйдәләренең сакланышына игътибар итү зарур. Пычрак, чебеннәр очып йөргән,...
-
Азнакайлыла, талпан кадалудан сакланыгыз
Май аенда табигатьтә ял итәргә теләүчеләр күп. Әмма яллар күңелле һәм хәвефсез узсын өчен берничә гадәти кагыйдәне истән чыгармаска кирәк. Бердән, урманга чыкканда тиешенчә киенү мөһим. Талпаннарны күрү өчен ачык төстәге, беләзек, муенны кысып тора торган озын җиңле киемнәр кияргә, чалбар балакларын оекбаш, итек кунычына тыгып куярга кирәк. Башыгызга кияргә...
-
Азнакайлылар 298 килограмм авырлыкта чәк-чәк пешерде
Чәк-чәк - татар халкының милли ризыгы, табын күрке. Бүген бер генә бәйрәмне дә әлеге татлы ризыктан башка күз алдына китереп булмый. 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәмендә азнакайлылар 298 килограмм авырлыкта чәк-чәк пешерде. Аны әзерләүдә китапханә, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, ветераннар советы әгъзалары, гомумән, теләге булган һәркем...
-
“Азнакай” АФ” хуҗалыгының Алга бүлекчәсендә районда беренчеләрдән булып, көнбагыш культурасын чәчә башладылар
Мәгълүм булганча, бу елда районда нәкъ менә югары табышлы майлы культуралар чүчүгә аеруча игътибар биреләчәк. "Азнакай" АФ" хуҗалыгының Алга бүлекчәсендә районда беренчеләрдән булып, көнбагыш культурасын чәчә башладылар. Яңа башлангыч җиңел түгел, эш барышын күзәтергә республикадан да белгечләр килгән. "Өр-яңа чәчү, эшкәртү, йомшарту агрегатлары кайтты. Игенчеләребез икешәр сменада фидакарь хезмәт куя....
-
"Маяк" гәҗите редакциясе почтасыннан "Балалар күңелебезне күреп китте"
"Мәгариф" музее мөдире Тәкъсимә Гарипова һәм музей активистлары һәрчак эзләнүдә, күп чаралар үткәрәләр. Күптән түгел алар "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар һәм гимназия укучылары белән чәчәкләр, күчтәнәчләр күтәреп, бездә кунак булып киттеләр. Без, сугыш чоры балалары буларак, тормыш юлларыбыз белән таныштырдык. Кунакларыбыз бик матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Кызыклы сораулар биреп,...
-
Депутатлыктан азат ителүгә ике сәбәп
Россия Президенты Владимир Путин депутатларның вәкаләте срогыннан алда туктатылу мөмкинлеге турындагы законга кул куйды. Хәзер депутат 30 көн дәвамында Палата утырышларында катнашмаса яки сайлаучылар белән үзара мөнәсәбәтләрдә үз вазифаларын үтәмәсә, аны депутатлык вәкаләтләреннән азат итү турындагы мәсьәлә күтәрелергә мөмкин. Закон буенча, депутат үз сайлаучылары белән элемтәдә торырга, аларның мөрәҗәгатьләрен карарга,...
-
Азнакайлылар өчен йөрәкне ныгыта торган салат
Александр III йөрәкне ныгыта торган тәмле салат ашый торган булган. Аны ясау өчен әстерхан чикләвеген, гранат орлыкларын изәбез, алманы угычта уабыз, ике аш кашыгы бал салабыз да барысын бергә кушып болгатабыз. Салатны кайнатма урынына чәй белән дә эчәргә була. http://shahrikazan.com/
-
Азнакайлылар, күкәйдән бушаган савыттан ничек файдаланып була?
Кишер, сарымсак, суган, редис һәм башка яшелчә орлыкларын утырту өчен чокырчыкларны күкәйдән бушаган савыттан да ясап була. Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/15114-k%D2%AFk%D3%99yd%D3%99n-bushagan-savyittan-nichek-faydalanyip-bula?.html
-
Чиратка баскач, көтәргә генә кала
Ниһаять, кирәкле документларны тапшырып, социаль ипотека программасы буенча чиратка бастым. Хәзер миңа нишләргә, ай саен кертемне кайсы банкка түләп барырга? Айрат Сабиров, Казан. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт ШӘРИФУЛЛИН аңлатуынча, сезгә, чиратка басуыгызны раслап, район хакимиятеннән карар килергә тиеш. Сез чынлап та фатирга мохтаҗ, социаль ипотека...
-
Сугыш чоры балалары
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Халыкның бердәмлеге, батырлыгы, туган илгә чиксез мәхәббәте Бөек җиңү көнен алып килгән. Яңа буын бу көннәрне онытмаска, бабаларыбыз, әбиләребезнең үткән тормышын белергә тиеш. Без, Сарлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, сугыш чоры...