4 март 2014 яңалыклары
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында “Маяк” газетасы бәйге игълан итә
Җиңү солдатлары Хәсән Гәрәев (уңда), Фатих Галиев. Азнакай урамнары аларның исемен йөртә Бөек Ватан сугышы афәтен без кинолардан, документаль хроникалардан күреп, китаплардан укып кына беләбез. Ни кызганыч, аны үз башларыннан кичереп, илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбыз сафлары һаман саен сирәгәя. Зур батырлыклар кылып яуда һәлак булган әти-бабаларыбыз истәлеге дә бары...
-
Статистика буенча Азнакайда юл һәлакәтләре ешрак шимбә көннәрдә була
Юл-транспорт инфраструктурасының камил булмавы, юл йөрүчеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләренә битарафлыгы, нәтиҗәдә аварияләрнең ешаюы җәмәгатьчелектә зур борчу тудыра. Проблеманы уңай якка хәл итү буенча нинди чаралар күрелә? Моңа җавап бирүен сорап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, муниципаль районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Расих ШӘКҮРОВка мөрәҗәгать иттек. - Россиядәге ике бәланең берсе -...
-
Азнакайда Тәзкирә Хөсәенованың «Музыкаль салоны» ишекләрен ачты
Тәзкирә Хөсәенованың «Музыкаль салоны» ишекләрен район һәм шәһәр Мәдәният сараенда ачты. «Хатын-кызга ни кирәк?» дип исмемләнгән конңерт программасы кунакларның күңеленә хуш килде. Җыр һәм бию халык ансамбленә кушылып тамашачылар да ретро-җырлар башкарды. Равил Кәримов җитәкчелегендә «Для тех, кому за…» бию клубын көчле алкышлар белән каршыладылар. Кичә 60-70 нче еллар дискотекасы...
-
Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә бәйрәм ярминкәләре узачак
8 март - шимбә көнне Азнакайда шәһәр һәм район Мәдәният сарае мәйданында һәм Сөембикә урамында, Актүбә бистәсе базар мәйданында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе була. Ярминкәдә ит-сөт, бал, бөртекле культуралар, икмәк һәм кондитер ризыклары сатылачак. Килегез! Азнакай районы артистлары катнашында бәйрәм концерты була. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Азнакай районы буенча бүлекчәсе начальнигы билгеләнде
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Азнакай районы буенча бүлекчәсе начальнигы итеп полиция майоры Сирин Әнәс улы Райманов билгеләнде. Ул 1973 елда туган, югары белемле, моңа кадәр шул ук бүлекчәдә өлкән дәүләт инспекторы булып эшләгән.
-
Азнакай аучылары корал саклау тәртибе хакында киңәште
Азнакай аучылары белән үткәрелгән киңәшмәдә котыру чиренең таралуына юл куймау өчен төлкеләрне аулау, браконьерлыкны кисәтү, шулай ук корал саклау тәртибе хакында сүз барды. Узган ел браконьерларга карата 35 беркетмә төзелгән һәм аларның саны елдан-ел арту күзәтелә. Республикада ауларга тыелган җәнлекләрне аткан һәм рөхсәтсез ау өчен штарф күләме 3000 нән 5000...
-
Татарстан Президенты белән очрашуга Азнакайдан 10 хатын-кыз китәчәк
Татарстан Президенты белән очрашуга иртәгә Азнакайдан ун хатын-кыз - "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона турында җиңүчеләр, хезмәте белән абруй казанучылар китәчәк. Бүген аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте һәм якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде. Фото http://president.tatarstan.ru/
-
Азнакайда «Замана авторлары – балаларга» проекты җитәкчесе Вера Хәмидуллина белән очрашу узды
Мәдәният елы кысаларында Азнакай балалар район китапханәсендә Яр Чаллыда яшәүче шагыйрә Вера Хәмидуллина белән очрашу узды. Ул - «Замана авторлары - балаларга» әдәби проектының авторы һәм җитәкчесе, халыкара бәйгеләр лауреаты, призеры һәм дипломанты, «Новый Современник» Халыкара язучылар Союзы, Россия һәм Татарстан язучылар Союзы, XXI нче гасыр язучылар Союзы әгъзасы. Очрашу...